Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Июль аенда нинди һава торышы булачак?

Төгәл фаразлар буенча, июльдә илнең бөтен территориясендә дә температура нормага якын һәм нормадан югарырак булачак.

Июль аена һава торышы фаразларын Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфндка сылтама белән "Российская газета" яза. 

Европа территориясендә, Уралның көньягында һәм Көнбатыш Себердә июль аенда температура нормада булачак. Ә Себер федераль округының күпчелек төбәкләрендә, Якутиядә һәм Урал федераль округының төньягында температура нормадан югары булачак. 

Вильфанд белдергәнчә, айның беренче декадасында илнең үзәк өлешендә температура бер төрле генә булмаячак. Бу атна уртасында ук Европа территориясендә дымлы һәм бераз салкынча һава торышы урнашачак. Һәм үзәк регионнарда температура 17-20 градуска кадәр төшәчәк. Бу нормадан 2-3 градуска түбән.  

Мәскәү өлкәсенең төньяк районнарында көндезге температура +16 градус булачак. Әмма ялларда һава торышы тагын яхшырачак. 

Россиянең үзәгендә, шул исәптән башкала регионында да җәйге һава торышы айның икенче декадасында урнашачак.

"Глобаль җылыну аркасында һава торышының үзгәрүчәнлеге арта. Бу Россиянең бөтен территориясендә дә шулай диярлек. Шуңа да әгәр без температураны нормада һәм нормадан югары була дибез икән, бу әле ай буена гел җылы гына булачак дигән сүз түгел. Суыткан вакыт та, эсселек тә булачак", - диде Роман Вильфанд. Һәм нәкъ үзенең үзгәрүчәнлеге аркасында Россиядә һава торышы искиткеч, дип тә өстәде. 

"Узган ялларда Франциядә соңгы 200 елдагы иң югары температура теркәлгән - 44,9 градус. Бу максимум Ниццадан бераз төньяктарак билгеләнгән. Ничек яндырганын күз алдына китерәсезме? Һәм бездә никадәр уңайлы һава торышы!" - дип саный синоптик. 

Явым-төшемнәргә килгәндә, илнең 80 процент территориясендә алар нормада булачак. "Бу бик яхшы, димәк корылык көтелми", - диде Роман Вильфанд. Ямалда, Таймырның төньягында, Чукоткада, Камчаткада яңгырларга кытлык булачак. Красноярск өлкәсендә һәм Якутиядә явым-төшемнәр артыгы белән явачак. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hawa_toryshy/-iyul-aenda-ava-toryshy-nichek-bulachak/?sphrase_id=9878

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев