Юлбат авылында яшәүче мәгариф ветераны, «Татарстанның атказанган укытучысы», туган як тарихын өйрәнүче Илдар Фәтхулла улы Сафин Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үз хуҗалыгы капкасын үзенчәлекле итеп бизәгән.
Гаилә тарихын чагылдырган панорама дип тә әйтергә була аны.
Шулай ук аның шәхси йортындагы музей да Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган экспонатларга бай. "Саба дулкыннары" телевидениесы бу хактагы репортажны телевизор караучыларга 16 май җомга көнне 17.30 минутта тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев