Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Юлбат авылында яшәүче Газутдинов Нуретдин Гиззетдин улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Газутдинов Нуретдин Гиззетдин улы 1935 елның 10 гыйнварында Юлбат авылында дөньяга килә. Гаиләдә икенче бала була. Бала чагы авыр елларга туры килә. Шуңа яшьтән кул арасына керә Нуретдин абый. Әтиләре сугышка киткәч әниләренә зур терәк була малайлар.

Нуретдин абыйга мәктәптә 4 класс укырга насыйп була. 1954 елда армия сафларына алына. Аннан кайткач “Искра” колхозына эшкә керә. Лаеклы ялга чыкканчы шунда төрле эшләрдә хезмәт куя.
Хәзерге вакытта Юлбат авылында энесенең улы Рамис гаиләсе тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.
Хөрмәтле Нуретдин абый!
Сезне ихлас куңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлек, имин көннәр, бәрәкәтле тормыш, күңел тынычлыгы телибез.
Ходай биргән гомерегезне балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, тынычлыкта яшәп үтегез.
Хөрмәтле Нуретдин абый!
Тормыш йөген иңнәренә салып
Үргә менә ирнең асылы.
Андыйларның максатлары зурдан,
Җиңә аларбуран, давылны.
Ил улына әйләнә дә шәхес,
Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
Яшәгез сез бик кадерле булып
Гомерегез үтсен хөрмәттә.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты,Юлбат авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев