Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Италия рәссамы бодай үскән кырда Путинның портретын ясаган [+фото]

Италия рәссамы, ландшафт сәнгате остасы Дарио Гамбарин, трактор һәм сабан ярдәмендә, бодай үскән кырда Россия Президенты Владимир Путинның портретын ясаган. Кош биеклегеннән "Путин" дигән язуны да укып була, дип яза РИА «Новости».


Художникның сүзләренә караганда, рәсем белән ул җәмәгатьчелекнең игътибарын Гамбургта узачак G20 саммитына арттырырга теләгән. Дарио Гамбарин бик күп инсталляцияләр белән шаккатырган кеше. Ул АКШ Президентлары Барак Обама, Дональд Трамп, Куба революционеры Фидель Кастро, Рим папасы Франциско, Көньяк Африканың дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Нельсон Манделаның портретларын, шулай ук тынычлык һәм гаделлеккә чакырган плакатлар ясаган.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев