Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Искиткеч чәй әзерли беләсезме?

Бу тәмле чәй сәламәтлегегезне дә ныгытыр, аның баш әйләнгеч хуш исе кәефегезне дә күтәрер.

3-4 алма, бер лимон, 2 аш кашыгы вак шикәр комы, 2 таяк корица һәм бер аш кашыгы канәфер кирәк.
Иң башта духовканы 100 градуска җылытырга куегыз. Ул арада алманы шакмаклап турыйбыз һәм, тирән табакка салып, өстенә бер лимонның сутын сыгабыз. Шикәр комы салып болгатабыз да, табага юка итеп җәеп, духовкага куябыз. Ул шунда сәгать ярым кибәргә тиеш.
Аннан соң табаны духовкадан алып, алманы бушатмыйча гына, шунда суынырга калдырыгыз. Бу әле тагын кибәргә мөмкинлек бирә. Корица белән канәферне дә 2-3 минутка духовкага куеп киптереп алыгыз да төеп ваклагыз. Кофетарткыч кулланырга да мөмкин. Тәмләткечләрне, алманы 50 грамм кара чәй белән кушып, нык капкачлы банкага бушатыгыз. Бер-ике атнадан алмалы чәй әзер була. Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: econet.ru

Автор: Ләйсән Якупова

Реклама

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Iskitkech-ch-y-zerli-bel-sezme-640897/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев