Саба дулкыннары

Ишек ватканда ул булмаган

Үсмер чак, борынга кызлар исе кергән. Һәдияләрдә аулак өй икәнен ишеттек тә, бер төркем егет-малайлар шунда киттек. Әтисез үскән өч кызның йорт-җире мактанырлык түгел иде. Ишек шакыйбыз, тәрәзә чиртәбез – кертмиләр генә бит. Беребез катырак тарткан идек, келәсе ычкынган ишек ачылып та китте. Шау-шу купты. Безне әрлиләр, куалар, ир­тәгә авыл Советына әйтәбез, ишекне ватып кердегез, диләр. Аулак өйнең яме китте, таралыштык.

Чыннан да, икенче  көнне безне авыл Советына  чакырдылар.  Мин барып җиткәндә яшьтәшем Шакирҗан Дәүлиев ишектән чыгып килә иде инде. “Нигә чакыралар?”– дип соргач, кулын гына селтәде. Керсәм, түшәм  күтәреләмени – барысы да шаркылдап  кө­лә. Баксаң, Шакирҗан аң­лат­масына әллә юри, әллә чынлап: “Без ишек ватканда мин юк идем”, – дип язган икән. Уен-көлкегә бик маһир иде  ул. “Сельхозтехника”да шофер булып эшләде. Бервакыт Шакирҗан  Мөдәррис абый Гыймазов белән  Харьков трактор заводына запас частьларга дип чыгып  китте дә, атна-ун  көннән генә кайттылар. Юл маҗараларын  соңыннан үзе сөйләде. Кыскасы, болар абайламыйча  юл билгесе белән машина  йөрү тыелган урамга  керәләр. Инспектор туктата да: ”Татариядән  килеп, кагыйдә бозып йөрисез”,– дип орыша. “Мин йөгереп барып юл билгесен карап  килдем дә:  “У нас такой знак нету”,– дидем. Мөдәррис абый эчен тотып чыдый алмый көлә. Инспектор безгә бик сәерсенеп карап торды да, кулын селтәп  китәргә кушты. Өлкән яшьтәге кеше иде, безне җәфаламаска уйлагандыр  инде”,– дип  сөйләгән  иде Шакирҗан.

 

Тагын бер хатирә. Урып-җыю вакытында авылга үзйөрешле  комбайн килде.  Без авызны ачып шаккатып карап торганда, басу  уртасыннан урып  кереп тә китте. Комбайнчысы да таныш – безнең авыл  кияве Абдулла  абый.  Без Шакирҗан  белән ат арбасына  бер бункер сыешлы  итеп ясалган әрҗәдә ашлык ташыйбыз.  Бункерның  ашлык  агыза торган  калае бәләкәй  соскы  сыман кыска, җайсыз, аңа арбаны төгәл итеп  куярга   көч тә җитми. Абдулла  абый комбайннан  сикереп төшә дә: ”Зәхмәтнур, ашаганың  кая соң синең?”– дия-дия арбаны җайлап күтәреп  куя. Шакирҗанның чираты  җиткәч, аңа да эләгә. Абдулла абый аны: “Каферҗан, чәй эчеп кенә арба   күтәреп булмый,  ашарга  кирәк”,– дип үрти. Шакирҗан абый озын буйлы  иде. Ул вакытта ашау  ягы да такы-токы бит әле. Бу язмам арабыздан иртә киткән Хәбир, Габделәхәт, Шакирҗаннарның рухларына дога булып ирешсен  иде.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Фото: nedvizhimost.mitula.ru

 

Чыганакк: http://saby-rt.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: