Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ишегалдын төзекләндерүне сабалылар үзләре хәл итә

Белүебезчә, соңгы елларда парк һәм скверларны, яр буйларын төзекләндерү буенча районда бик күп эш башкарылды. Тормыш бер урында гына тормый. Инде чират подъезд ишекләрен ачып чыгуга башлана торган территорияләргә җитте.

Республикада “Безнең ишегалды" дигән яңа респуб­лика программасы формалаша. Программаның инициаторы - "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлеге. Проектның төп идеясе шунда: халык фикереннән башка берни дә эшләнергә тиеш түгел. Шулай итеп, якындагы биш ел эчендә республикадагы барлык ишегаллары төзекләндереләчәк. Моның нинди форматта  гамәлгә ашырылачагын күп­фатирлы   йортларда   яшәүчеләр үзләре хәл итәчәк. Шуңа күрә «БЕР­ДӘМ РОССИЯ» партиясенең гамәлдәге депутатлары һәм кандидатлары Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча фикер алышу өчен халык белән очрашулар оештыра. Эш этаплап башкарылачак.   “2019 елда Партия программаның беренче, әзерлек этабын гамәлгә ашыра — очрашулар үткәрә һәм ишегалларының төрле типларын төзекләндерү модельләрен халык белән бергә тикшерә. Халыктан алынган тәкъдимнәр системага салынып, әлеге ишегалды территориясен төзекләндерү проектын эшләү өчен, Татарстан Республикасы Хө­күмәтенә юллана. Нәкъ менә татарстанлыларның тәкъдимнәре нигезендә "Безнең ишегалды" дип аталган яңа республика программасы формалашачак. Республика Дәүләт Советының яңа составына кергән депутатлар программаның бюджетын раслаячаклар һәм 2020 - 2024 еллар дәвамында, гражданнар белән бергә, аның үтәлешенә һәм эшләрнең сыйфатына контрольлек итәчәкләр,– ди партиянең җирле бүлеге башкарма сәрка­тибе  Фә­рит Зарипов.

  Районыбызда яңа программа нигезендә Сабада һәм Шәмәрдәндә дүртәр ишегалды төзекләнде­ре­ләчәк.  Сабада әлеге билә­мәләргә Закир Йосыпов  урамындагы 11, 13, 13а, 19, 19б, , 12, 12а, 17, Төзүчеләр урамындагы 5, 5а, 5б, 7,  Мәктәп  урамындагы 39б, 48, Вахитов урамындагы 27, 29,  31нче   күпфатирлы йортлар, Шәмәрдәндә Фатих Кәрим  урамындагы 11,13,  25, 27, 31, 7, 7а, 9, Фрунзе  урамындагы 1а, Совет урамындагы 2нче  йортлар  керә.   Ишегалларында халык белән очрашулар 19-22 август  көннәрендә үткәреләчәк. Тикшерүгә тәкъдим ите­ләчәк мәсьәләләргә квартал эчендәге юлларны, тротуарларны һәм ишегалдына керү юлларын ремонтлау, ишегалларында машина кую урыннарын ясау,   балалар һәм спорт мәйданчыклары булдыру, чүп-чар җыю өчен заманча контейнерлы мәйданчыклар урнаштыру,  яшелләндерү, яктылык системаларын урнаштыру, алыштыру һәм аларны яңарту керә. Программаны гамәлгә ашыруда, әйтик, машина  кую  урыннары  ясау мәсьәләләрендә  фикер  каршылыклары да  килеп  чыгарга   мөмкин. Шуңа күрә очрашуларда  һәр фатирдан катнашучы булуы   мөһим.

 Ишегалдыгызны тө­зек­лән­­дерү буенча тәкъ­димнәре булып та  очрашуда катнашырга вакыты булмаганнар үзләренең теләкләрен  «Мой депутат» системасы аша юллый ала. Моның өчен МойДепутат.онлайн сайтына кереп, менюда “Безнең ишегалды” бүлеген табарга гына кирәк. Сайтка сабалылардан тәкъдимнәр кергән инде. Әлеге система яр­дәмендә МойДепутат.онлайн сайтында "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең VI чакырылыш Татарстан Рес­­­публикасы Дәүләт Со­ве­тына депутатлыкка кандидатларга үзегезнең наказларыгызны да җиткерә аласыз.

Парк һәм скверларны төзекләндерү буенча уңышлы гамәлгә ашырылган программаны дәвам итеп, без йорт яны территорияләрен яңарту эше нә керешәбез. Ишегалларын төзекләндерү - республиканың теләсә кайсы шәһәрендәге «авырткан» урыннарның берсе. Татарстанлыларны фикер алышу процессына кушылырга чакырам. Һәр фикер исәпкә алыначак! Уртак эш таркалмас!

Фәрит Мөхәммәтшин,

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе

 

 

Фото: https://www.domofond.ru

 

http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев