Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Исерткеч эчемлекләр сатуны бер айга тыячаклар

Дөнья чемпионаты-2018 алдыннан Мәскәүдә исерткеч эчемлекләр сатуны тыячаклар.

Алкоголь сату чемпионат көннәрендә генә түгел, аның алдыннан да тыела. Бу карар гамәлдә булачак территория чикләре билгеләнгән инде. Хәзерге вакытта Мәскәү хакимияте аек булмаган җанатарларга ярдәм күрсәтү чараларын әзерли. Мәсәлән, исерткеч эчемлекне артыграк эчеп ташлаган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтергә тиешле хастаханәләр исемлеге төзелгән.

Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә, шул исәптән Казанда узачак.

 

Фото: https://pixabay.com | jarmoluk

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев