Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Исерек водительләрне 4 елга утыртачаклар

Исерек килеш машинага идарә итүчеләрне ике яңалык көтә.

Эчкән килеш руль артында кабаттан эләгүчеләрне дүрт елга төрмәгә утыртырга тәкдим итәләр. Моннан тыш, Эчке эшләр министрлыгы башны томаландыра торган дару тәэсирен исереклеккә исәпләү яклы.

Әле руль артына икенчегә исерек килеш утырган кешегә 200-300 мең сум штраф, 480 сәгать мотлак эшләр яисә төрмәгә ябылу яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләр каралган.

Хәзер бу адәм актыкларын дүрт елга хөкем итәргә, диләр. Штраф күләме 500 мең сумга каләр арта ала.

Шулай ук “Димедрол” кебек дару тәэсирендә машина йөртүчеләргә дә җәзаның катысы эләгәчәк.
 


Фото: ТАСС мәгълүмат агентлыгыннан.
 
 
Фото: https://money.rambler.ru
 
https://www.kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев