Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Исерек” малайны таптаткан хатынны иреккә чыгарганнар

Мәскәү янындагы Балашиха шәһәрендә 6 яшьлек малайны бәрдергән Ольга Алисова иреккә чыккан. Малайның каны составында 2,7 промилле алкоголь булуы ачыкланган иде.

Хатынны 11 ноябрь көнне чыгарганнар, әле ул туган Саратов өлкәсе Балашов шәһәрендә, ди.

Алисова срогын тулысынча утырып чыкты (бу срокка тикшерү изоляторында  үткәргән вакыт та керә). Мәгълүматны Ольга Алисова җәза вакытын үткәргән 11 санлы колония-поселениедә дә расладылар.

Суд карары буенча хатын мәрхүм малайның гаиләсенә 2,5 миллион сум акча  түләргә тиеш. Әмма Алисова иреккә чыккан моментка малайның гаиләсе  нибары 40 мең сум акча алган, дип яза RT.

“Исерек” малай белән булган юл һәлакәте 2017 елда зур шау-шу тудырган иде. Ольга Алисова 6 яшьлек малайны йорт ихатасында таптаткан иде. Суд-медицина экспертизасының малайның үлеме хакындагы заключениесендә аның канында этанол булуы ачыкланган иде. Хокук саклау органнарында экспертиза нәтиҗәләре ялгандыр дигән шик тә туган иде. 2017 елның 15 ноябрендә Алисованы җәза вакытын колония-поселениедә  үтү шарты белән өч елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр иде.

Гомере өзелгән малайның канында алкоголь булуын ялгыш ачыклаган Мәскәү өлкәсенең суд-медицина экспертиза бюросы табибы  Михаил Клейменов исә 10 ай төзәтү эшләренә хөкем ителгән иде, дип яза Өмет.
#ометжинаять

Автор : Альфия Шакирьянова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: amsrus.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев