Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Исерек ир-ат өенә кайту өчен автобус урлап киткән

Чаллыда исерек ир-ат өенә кайту өчен автобус урлап киткән. Әлеге хәл төнге сәгать өчтә булган. Кунактан кайтып барганда исерек ир-ат Виктор Поляков урамында торган «НЕФАЗ» автобусын күреп ала. Ул ишекне ачып керә, ачкычын табып кабыза да, автобуста 27нче комплекска — үз өенә юл ала. Үз урам юлына кергәндә ул чит ил машинасына төртелеп китә, дип яза Татар-информ.   Бу хакта ЮХИДИ патруль-пост хезмәте экипажына билгеле булган. Полиция хезмәткәрләре закон бозучыны тоткарлаган.   Чаллы кешесенә карата урлау максатыннан башка гына транспорт чарасын алып идарә итү турында җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучы үз гаебен таный.

 

Чыганак: https://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев