Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Исерек бала" тарихы янә кабатлана

Полиция хезмәткәре машинасы бәрдергәннән соң үлгән 6 яшьлек малай канында алкоголь табылган.


Быел июльдә Киров өлкәсендә булган юл һәлакәтендә алты яшьлек малай үлгән иде. Ул велосипедка утырып юлга чыга һәм шунда баланы машина бәрдереп китә. Тикшерүчеләр ачыклаганча, баланы бәрдергән машина белән полиция хезмәткәре идарә иткән. Русия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин бу эшне үзәк аппаратка контрольгә алырга кушты. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.
Киров өлкәсендәге Newsler сайты хәбәр иткәнчә, мәрхүм баланың канында алкоголь табыла. Баланың ата-анасы судмедэкспертиза нәтиҗәләрен алгач, шундый белешмә күрә һәм бу турыда Киров басмасына сөйлиләр. Машина йөртүче исә аек була.
Мәрхүм баланың ата-анасы малайның канында алкоголь булуына ышана алмый. Канда 0,51 промилле микъдарда этанол каян килеп чыкканын аңламыйлар.
Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, баланың туганнары экспертиза нәтиҗәләренә шикләнеп карый. Малайның ата-анасы объектив һәм төрле яклы тикшерү таләп итә. Алар гаепле кеше җаваплылыктан качар дип курка.
Моңа охшаш вакыйга 2017 елда Балашиха шәһәрендә булды. Биредә бер хатын 6 яшьлек малайны бәрдерә. Мәрхүм баланың канында 2,7 промилле алкоголь табыла. Кабат экспертиза да шундый ук нәтиҗә күрсәтә. Берничә айдан соң бу экспертиза белешмәсен суд кире кага. Кан тиешенчә алынмаган, аңа пычрак кергән һәм кан әчеп, спирт бүленеп чыккан, диелә хәбәрдә.
Балашихада авариядә һәлак булган баланың аек булуы расланды. Экспертның үз эшенә битараф каравы исбатланды. Бала канында алкоголь тапкан эскпертны да, баланы бәрдергән хатынны да хөкем иттеләр.

Бу хакта Интертат.ру яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев