Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Исемнәр бетте»: 40 яшьлек хатын 14нче сабыен тапкан

Мәскәүдә бер хатын ундүртенче баласын тапкан. 40 яшьлек бу хатын да, сабый да үзен яхшы хис итәләр. Хатын баласына нинди исем кушасын гына хәл итә алмый, «Исемнәр бетте», - ди икән ул.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, 40 яшьлек Елена Ильючик балачактан ук зур гаиләдә үскән. Аның әнисенең 9 баласы һәм 7 тәрбиягә алган балалары булган, шуңа күрә хәзер ул 43 тапкыр әби. Ире белән ул 22 яшендә таныша, ә 23 яшендә беренче кызын таба.
 
-Хәзер 8 улыбыз һәм 6 кызыбыз бар, - ди Елена. - Ирем бик бәхетле. Дөрес, әлегә нинди исем кушарга белмибез, барлык исемнәр дә бетте инде. Дәүләттән «Ана даны» ордены һәм ике фатир алсам да, без барыбыз бергә яшибез. Балалар барысы да минем янымда, бакчага йөрмибез. Өлкәннәр бик булыша, беренче балаларны тәрбияләү катлаулырак иде. Иремнең куллары алтын, машиналар да төзәтә, ремонт белән дә шөгыльләнә, шуңа күрә акча җитә. Өлкән кызларны тегәргә өйрәттем, чөнки белемем буенча үзем тегүче. Тату яшибез, - дип уртаклаша бәхетле ана.
 
15нче бала артыннан килерсезме, дигән сорауга ул: "Ходай бирсә, әлбәттә", - дип җавап бирә.
 
Фото: пиксабай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев