Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иртән - кыздырып, төшкә - тәбә, кичкә каты итеп...

Русиялеләр йомырканы артык күп ашый башлаган. Һәр кеше бер елга уртача 280 йомырка ашый, дип раслый Sberbank CIB аналитиклары. Ә норма буенча 260 кына каралган. Димәк, бу продуктны куллану нормадан сигез процентка артыграк.

"Соңгы ун ел дәвамында Русиядә җан исәбенә йомырка куллану елына уртача бер процентка артты", - дип яза РБК, аналитиклар әзерләгән хисапка сылтама ясап.

Шул ук вакытта Русиядә йомырка куллану, АКШ белән чагыштырганда, 17 процентка артыграк, анда ел саен һәр кеше уртача 240 йомырка ашый. Ә Европа белән чагыштырганда, 33 процентка күбрәк. Анда җан башына елына 210 йомырка туры килә.

Тик Кытай халкына җитәргә иртәрәк әле безгә. Анда һәр кеше елына 300 йомырка ашый, Русия белән чагыштырганда, җиде процентка күбрәк.

Фото: https://rg.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев