Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иртән ашаргамы?

Диетологлар һәм сәламәт туклану яклылар бертуктаусыз иртәнге ашның әһәмияте турында тукып килде. Иртән яхшылап ашаган кеше көн дәвамына җитәрлек энергия туплый диләр иде.

Әмма Австралия диетологларының соңгы тикшерүләре әлеге сүзләрне шик астына ала.

13 өлештән торган тикшерү бик гади, әмма нәтиҗәле булган. Һәр өлештә бер төркем кеше иртәнге ашны ашамаган, ә икенче төркем киресенчә, көнне туклыклы иртәнге аштан башлаган. Аннан соң алар үз эшләре буенча таралышкан. Әмма барысы да көн дәвамында күпме ашаганын яза барырга тиеш булган. Ачыклануынча, иртән ашап киткәннәр икенче төркем вәкилләренә караганда көн барышында уртача 260 калорийга күбрәк ашаган.  Шунысы да кызык, иртән ашамыйча чыгып китүчеләр тизрәк ябыккан.

Бу тикшерүләрне үткәргән белгечләр иртәнге азык көч туплауга да, ябыгуда да зур роль уйнамый дигән нәтиҗәгә килгән. Һәр кеше үзенчәлекле, әгәр иртән ашыйсыгыз килми икән, димәк организмыгызны җәфаларга кирәкми. Ачыккач ашарсыз, дип яза Өмет.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!


Чыганак: https://mydiscoveries.ru
Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев