Саба дулкыннары

"Иртәгә үләсе дигән төнне йокларга урынны барыбызга бергә идәнгә җәйдерде"

«Ялгызлыктан да авыр нәрсә юктыр», дигән гыйбарәне бик күпләр авызыннан ишетергә туры килә. Әйе, үлем дигәнең кешенең яшенә дә карап тормый, соңгы елларда япь-яшь җаннар да күпләп кырыла башлады шул.

Әле күптән түгел генә бер-берсе өчен җанын бирердәй булып яшәүче танышларымның гаиләсен дә әлеге хәсрәт читләп узмаган икән. Беркайчан кешегә каты күтәрелеп бәрелми, һәркем белән тыйнак кына елмаеп сөйләшә торган Р. абыйның вафатын ишеткәч, аптырап калдым. Аның белән элегрәк шактый аралашырга, хәтта бер оешмада эшләргә туры килде безгә. Хатыны М. апа белән икесен урамда очратканда да, артларыннан сокланып, «Эх, без дә ирем белән шулай тигез картая алсак иде!» дип кала торган идем. Хәер, аларны әле бер дә картлар рәтенә кертеп булмый иде, югыйсә. М. апаның, ул киткәч, күзләреннән яше кипкәне юк. Соңгы арада урамда бик еш очратам үзен. «Иии, акыллым, өемдә бер генә минутлар да тора алмыйм бит, абыеңның кигән киемнәрен, сурәтен күрсәм дә үзәкләрем өзелә… Хәтта үз кулы белән куйган әйберләрен дә күчерергә базмыйм, рухын рәнҗетермен сыман…» – дип, үкси-үкси елый ул күрешкән саен. «Ярый әле көндезләрен вакытым кешеләр белән аралашып үтә. Аның менә төннәре бигрәк яман шул… Өемдә ялгызым куна алмаганга, әле бер балама, әле икенчесенә барып кунам. Аларны да гел-гел мәшәкатьлисем килми дә бит, нишлим соң инде?» – ди мескен М. апа. Күңелемнән аны юатырдай әллә нинди җылы сүзләр табарга талпынсам да, алар барысы да автомат рәвештә әйтелүче дежур җөмләгә кайтып кала: «Сабыр булыгыз инде… Түзәргә тырышыгыз…»
 
Үземнең әнием дә шушы ук язмыш сынауларын кичергәнгә, миңа М. апаның күңел халәте бер дә ят түгел. Әнием бит әле гел яшьли – 39 яшендә үк өч баласын кочып тол калган. Югыйсә, ел да Сабантуйларда көрәшеп, алдынгы урыннарны алган өрлектәй ирен көннәрдән бер көнне явыз үлем тартып алыр дип ул да уена да кертеп карамагандыр. Әмма, һәрберебезнең язмышы туганда ук маңгайларыбызга киртләп куелган шул инде. Бик-бик теләсәк тә без аны берничек тә үзгәртә алмыйбыз.
 
Әниемнән дә бервакыт сорыйсы иттем: «Әти үләр алдыннан берәр нинди сиземләү ише булмадымы соң? Бәлки үзен бераз сәеррәк, икенче төрлерәк тоткандыр?» «Ул вакытта никтер моңа бер дә әһәмият бирмәгәнмен мин. Булган икән шул… Чаллыга туганнарга Яңа ел каршыларга бардык бит әтиеңнең вафаты алдыннан. Ошамады аңа анда. Яңадан ике аягымның берсен дә басмыйм, дип кайтты. Ә иртәгә үләсе дигән төнне йокларга урынны барыбызга бергә идәнгә җәйдерде. «Балалар белән бергәләп бер рәхәтләнеп йоклыйк әле, әнисе», – диде… Иртән ишектән чыгып китәр алдыннан да, нидер сизенгәндәй, әле берегезне, әле икенчегезне кочагына алып сөйде. Элек бер дә болай кыланганы юк иде. Шунда ук миңа язмыш үзенең сынавын сиздерә башлаган булган икән шул инде, тик мин генә яшьлегем беләнме аңлап бетермәгәнмен…» – ди әнием.
 
М. апа да Р. абыйны вафатына каршы төндә йокы аралаш елмаеп, куллары белән нәрсәдер өзеп, җыйган хәрәкәтләр ясады, ди. Димәк, Р. абый да алдан оҗмах бакчасын төшендә күргән. Вафатыннан соң да шунда эләккәндер, иншАллаһ, чөнки Ураза айларында китеп барган ул фани дөньядан.
 
Ялгызларның зарын тыңлый-тыңлый, менә шулай күп нәрсәдән сабак алабыз. Парлы чакта бер-беребезне тиешенчә бәяләп бетермибез шул без. Күп очракта «күктән җиргә» бик соңлап төшәбез.
 
Кайда ялгызлар – шунда нахак сүз, ачы гайбәт тә тамыр җәяргә генә тора бит ул. Чит кеше иренә сүз катарга да, хәтта күзеңне тутырып карарга да ярамый. Мин бу турыда инде шактый күп мәртәбәләр әниемнән ишетеп белдем. Чөнки аның шул нахак сүзләрне ишетмәс өчен дә авыр ирләр хезмәтен азаплана-азаплана үзе башкарганын күреп үстем. Чакырган җиргә дә шул ялгызлыгыннан кыенсынып бармый калып, төннәрен безгә сиздермәскә тырышып, мендәр кочып үксүләренең күп мәртәбәләр шаһиты булдым.
 
«Ялгызларның күңеле – пыяла, саксыз кагылсаң уала», – диләр. Арабызда ялгыз канатлар яшәвен дә онытып җибәрмәсәк иде, дуслар. Аларның болай да кан саркып торган яраларына саксыз кагылмасак иде! Парсыз калулардан безне берүк Ходай үзе сакласын!
 
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
 
Азнакай шәһәре, Безнең гәҗит

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: