Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Иртә, уртача, соң өлгерешле сортларның һәрберсен утыртырга кирәк". Февральдә бакча эшләре

Февраль – бакчачыларның әкренләп сезонга әзерләнә башлаган чагы. Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Илсөяр Кәбирова “Интертат” өчен махсус үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

- Кайберәүләр бакчачылык белән шөгыльләнүне физик хезмәт дип уйлый, ә акыл хезмәтен исәпкә дә алмыйлар, – ди Илсөяр Кәбирова. - Ә бит теге яки бу культураны үстерү һәм аннан яхшы уңыш алу өчен бик күп өйрәнергә кирәк. Моның өчен иң яхшы булышчы - интернет челтәре. Анда үзеңне кызыксындырган бик күп сорауларга җавап табарга була. Кешеләр белән аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен бу - иң кулай ысул. 
 
 
Ләкин интернетта барлык язмаларга да ышанып бетеп булмый. Монда үзеңнең практика зур роль уйный. Һәвәскәр бакчачылар теге яки бу үсемлекне үстереп карый да. ләкин ниндидер ягын ошатмый, үзенең фикерләрен язып чыга. Шулай инде “на вкус и цвет товарища нет” дигәндәй, һәркемнең үз фикере. Шуңа күрә мин “Интертат” укучылары белән үз тәҗрибәм буенча, үземә ошаган, үзем үстерә торган үсемлекләр белән уртаклашырга телим. 
  
 
Февраль аенда бакча эшләре: 
 
- Саклауга куйган бүлбе, суганча, чыбыкчаларның торышын тикшерү;
- Бакчада кар тоту, тычканнар ияләшмәсен өчен, агач тирәләрендәге карны таптап тыгызлау;
-Орлык материалларын барлау, стратификация үткәрү, яңа орлыкларга заказ бирү, кайтарту;
-Үзем әзерләгән орлыкларның (кишер, чөгендер, кабак, ташкабак, помидор һ.б.) тишелешләрен тикшерү;
- Чәчү әйләнешен карап (мөмкин булганча), үсемлекләрне утырту өчен план төзү;
- Өй шартларында үсә торган помидор, борыч (12гыйнвар) чәчү;
- Борыч, баклажан, помидор (16-17, 25 февраль) чәчү. 
 
 
Рассаданы ничек әзерләргә? 
 
Рассада өчен туфракны көздән әзерлибез. Кибет туфрагын гына җиткереп булмый, шуңа күрә черемәле, уңдырышлы туфракны капчыкларга тутырып әзерләп калдырган булсагы, оттырмассыз. Яз көне шушы туфракка кибетнекен өстәп, вермикулит, кокос субстраты, әзрәк көл салып рассада өчен әзерлим. 
 
Сыек кына марганцовка эремәсен туфракка сибәм. Бер тәүлектән соң орлыкларны чәчкәч, су сибәм. Күбрәк кар суын эретеп сибәргә тырышам. 
 
 
“Иртә, уртача, соң өлгерешле сортлар утыртам”
 
Һәрбер культураны үстергәндә үзенең кагыйдәләре бар, ләкин шулай да иртә, уртача һәм соң өлгерә торганнарын (мәсәлән, помидорның) да утыртырга кирәк. Күп еллар тикшерелеп килсә дә, һава торышы туры килмәсә, теге яки бу сорт мул уңыш бирмәскә мөмкин. Шуңа күрә берсенә генә ышанырга ярамый. 
 
 
“Бакча аптечкасы булдырыгыз” 
 
Бакча аптечкасында үсемлекләр өчен нашатырь спирты, йод, зеленка, бор кислотасы, марганцовка, аш тозы, сөт сывороткасы, чүпрә тотам.
 

 

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Рамил Гали

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев