Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җирне сөйгән ир солтаны

УЛ ҺӘР КӨННЕ ТАҢ БЕЛЕНҮ БЕЛӘН УЯНА. ГОМЕР БУЕ КОЯШ БЕЛӘН БЕРГӘ ТОРЫРГА ГАДӘТЛӘНГӘН, БӨТЕН ГОМЕРЕН АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫНА БАГЫШЛАГАН РАИФ СӘМИГУЛЛА УЛЫ ШИҺАБИЕВНЫҢ БУ КӨННӘРДӘ ГОМЕР ЙОМГАКЛАРЫН ТӘГӘРӘТКӘН МӘЛЕ. ЮГАРЫ КАТЕГОРИЯЛЕ ҖИТӘКЧЕ, РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ АТКАЗАНГАН АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ХЕЗМӘТКӘРЕ БЫЕЛ 70 НЧЕ КӨЗЕН КАРШЫЛЫЙ.

  Буыннан-буынга килгән җиргә булган мәхәббәт Раиф Шиһабиевның   70 ел гомеренең 42 елын авыл хуҗалыгы белән бәйли. Урта мәктәптән соң, Минзәлә совхоз техникумын тәмамлаган көннән бирле  кайда гына эшләсә дә, шунысы куанычлы, үзе артыннан һәрвакыт матур эзләр калдырып, үзен сагынып искә алырлык итеп хезмәт итә. «Нинди генә вазифада булсам да,  эшемә җаваплы карадым. Көч түкмичә генә  бер уңыш та килми. Вакыт узсын өчен йөргәннең нәтиҗәсе булмый. Һәрвакыт халык белән үзара аңлашып яшәүне, алар мәнфәгатен беренче чиратта куеп эшләүне үземә максат итеп алдым», –  ди Раиф Сәмигулла улы. 1969 елда «Калинин» колхозында баш агроном булып башланган хезмәт юлын  район дәүләт орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе вазифасында дәвам итә. 1982 елда КПСС райкомының беренче секретаре Әләметдин Камалов   инициативалы яшь белгечне «Ирек» колхозына  рәис итеп билгели.  Ул хуҗалыкны икътисадый яктан түбән тәгәрәгән бер чорында кабул итеп ала. «Хезмәт хаклары түләнмәгән. Бурыч өстенә бурыч. Мине 27 сентябрь көнне рәис итеп билгеләделәр, хуҗалыкта 120 гектарны биләгән мәйданның 77 гектарында алынмаган бәрәңге бар. Сыерлар 7-8 километрдагы лагерьда, көзге  суык, пыскак яңгыр астында торалар. Мондый шартларда  югары продукция турында уйлыйсы да юк.  Бер-ике ел бик авыр булды. Чираттагы ялымны да алмыйча, хуҗалыкны аякка бастырырга туры килде. Уңыш түбән, терлекләргә ашатырга салам да юк, фермалар тирескә баткан, бөтен объект ремонт сорый», - дип искә ала Раиф Шиһабиев ул елларны. Бу чор Раиф Сәмигулла улының хезмәт юлында  иң сыналган  еллары булгандыр. Әмма үзенә 32 яшь кенә булса да, хуҗалыкның һәр тармагын комплекслы итеп үстерүгә бар көчен куя. Хуҗалыкка чын мәгънәсендә яңа сулыш өрә. Биредә рәис булган 13 елда  башкарылган  эшләрне Раиф Шиһабиев бүген дә бәйнә-бәйнә сөйли, һәрберсенә ифрат күп көч түгелгәнлектән,  һәрберсе йөрәктә саклана.  Шул ук вакытта һәр хезмәттә үз эшен яхшы белүче белгечләргә дә нык таяна ул. Баш агроном Тәлгать Хуҗин, ферма буенча механик Радик Хәйретдиновның хуҗалыкны күтәрүдә керткән  өлешләре зур булуын  җитәкче бүген дә гадел бәяли. Шунысын әйтү дә җитәдер: биредә 1988 елда  югары дәрәҗәдә республика семинары уза. Хуҗалыкны аякка бастырып, яңа идеяләр белән йөргәндә, «Татрапс» акционерлык җәмгыятенең  Сабада төзеләчәк пунктына җитәкче итеп билгелиләр. Яңа корылманы нигезеннән башлап, тулаем төзеп чыгар өчен зур көч түгәргә туры килә. 1999 елда «Тимершык» крестьян (фермер) хуҗалыгына рәис итеп билгеләнгәч,   «Ирек» колхозында алган бай  тәҗрибә тулаем эшкә җигелә.  «Тимершыкта 9 ел эчендә бик күп эшләр башкарылды. Эш фронты зур иде, биредә дә күп төзелешләр алып барылды. Ындыр табаклары, фермалар, мастерскойлар яңартылды. Терлекләрнең баш саны артты.  Һәр тармак табышлыга әйләнсен өчен күп хезмәт куелды. Иң беренчеләрдән булып «Чиста су» республика  программасына кереп, һәрбер хуҗалык су белән тәэмин ителде», – дип хезмәт юлы хатирәләрен барлый әңгәмәдәшем. 2003 елда биредә Президент  Минтимер Шәймиев кат­нашында республика семинары узып, хуҗалыкның эшчәнлеге югары бәя­ләнә. 2008 елдан   лаеклы ялга  кит­сә дә, бүген дә районыбыз авыл ху­җалыгы өлкәсендә  җир белгеченең бай тәҗрибәсенә таяныла. Чәчү һәм урып җыю чорында районыбызның сыйфат комиссиясе составында  басу-кырлардагы эшчәнлекнең торышына бәя бирә ул.  Төп максатлары  игеннәрне югалтуларсыз җыйнап алуга юнәлдерелгәнлектән, таләпчән белгеч күзеннән бер генә җитешсезлек тә читтә калмый. Гомумән,  гомер буе җитәкчелектә эшләгән  Раиф Ши­һа­биевка иң элек  үзенә һәм башка­ларга карата таләпчәнлеге төп сый­фатларының берсе булып кала.

  Гаиләңдә тылың ныклы булганда гына югары уңышларга ирешеп, бөтен йөрәгеңне эшеңә биреп яшәп  була торгандыр. Раиф Шиһабиевның уңышларында хәләл җефете – гомер буе шәфкать туташы булып эшләгән  Дания ханымның өлеше зур. Алар 47 ел бер-беренә  тормышта да, хезмәттә дә терәк булып гомер кичерәләр. Үрнәк гаиләдә дүрт бала – өч игезәк –  Алмаз, Гөлнара, Гөлназ  һәм Рамилне тәрбияләп үстерәләр.  Алмазлары тумыштан сау булмау сәбәпле, 16 яшендә бакыйлыкка күчә.   Гөлнара, Гөлназ, Рамил тормышта үз урыннарын табып, әти-әниләре үрнәгендә җаваплы хезмәтләр башкаралар.    Гаилә башлыгының төп белгечлеге  агроном буларак, табигатьне, яшеллекне яратуы,  гомумән, оста бакчачы булуы яхшы  аңлашыла. Җәйләрен алар биләмәсе гөл-бакчага әверелә.

 

«Җир – байлыкның анасы, хезмәт – аның атасы», ди халкыбыз мәкале. Шушы  гыйбарәнең асылын яшьли аңлап, туган җиренә бирелгән,  яраткан хезмәтендә бәхет тапкан   Раиф Шиһабиевны ничек  ир солтаны ди­мисең дә, ничек аңа  сокланмыйсың?

Реклама

 

Фото: шәхси архив

Чыганак: http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев