Реклама
"Ялган акциз маркаларны, махсус билгеләрне әзерләү яки аларны куллану" факты буенча җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Слюдянск районында полиция хезмәткәрләре ялган акциз маркалы сигаретлар төялгән йөк машинасын тоткарлаган. Бу хакта Иркутск өлкәсе Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
31 яшьлек Татарстан кешесе товарга бернинди документлар да күрсәтә алмаган.
Йөк машинасыннан төрле исемдәге 80 мең кап сигарет алганнар. Экспертиза тәмәке продукциясенә ялган акциз маркалар ябыштырылган булуны раслаган.
"Ялган акциз маркаларны, махсус маркаларны, билгеләрне әзерләү яки аларны куллану" факты буенча эш кузгатылган.
Полиция җинаять мәгълүматларын ачыклый.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз