Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иркә: “Әтиемнең үлүе - минем өчен беренче зур кайгы”

“Үлем ширбәте ачы булса да, һәркем эчәр”. Бу сүзләр ачы хакыйкатькә ия. Үлем, без туганнан ук, артыбыздан йөгерә башлый. Җырчы Иркә әтисе Миндәр абыйның вафаты турында хәбәр итте. 9 июль көнне аны җирләделәр. Без җырчы гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз.

“Онкологиядән котылып булмый”

Хәмдүнә Тимергалиева - Иркә белән тыгыз элемтәдә торучы җырчыларның берсе. Аның белән аралашып алдык. 

“Әле Кукмарада гына Сабан туенда бергә эшләдек Иркә белән. Әтисенең хәлен сорагач: “Әйбәт”, - диде. Онкология чиреннән бер кеше дә котыла алмый. Башында дәвалый башласалар гына... Минем энекәштә дә рак иде, ләкин без өлгердек. Ә алар өлгермәгән... Ә Миндәрнең авыруы соң ачыкланды”, - дип сөйләде ул.

Иркәнең 35 яшьлек юбилеенда Хәмдүнә апа кунак булган. “Әтисе басып котлады. Татарстанның атказанган артисты исемен алуына сөенде. Кызының популярлашып китүе белән горурланды. Әле: “Халык артисты исемен алуыңны да күрергә язсын", - диде. Хәер, күкләрдән күрер инде хәзер”, - диде Хәмдүнә апа.

Миндәр абый ашказанындагы яман шеш авыруы белән китеп барган.

“Чаллыга кунакка барасым килә, дигән”

2018 ел көз айларында Миндәр абыйның юбилее булган. Әлеге кичәне Чаллы шәһәрендә яшәүче Гөлназ Гайсина алып барган. Баксаң, Гөлназның тавышы Миндәр абыйга ошый икән. Иркәнең танышлары арасында популяр алып баручылар бар, ләкин Миншакировлар гаиләсе әлеге чарага нәкъ менә Гөлназны дәшә. Без аның белән элемтәгә кердек.

“Узган елның августында авырый башлаган иде, - дип сүзен башлады Гөлназ апа. - Мине туган көнен алып барырга чакыргач, аптыраган идем: Иркәнең күпме популяр танышлары бар, ә ул мине чакыра. Ул миңа: “Гөлназ, безгә җылы кичә кирәк”, - диде. Мин, авылларына кайтып үткәрдем. Аллаһка шөкер, канәгать калдылар”, - дип сөйләде ул.

Әңгәмәдәш Миндәр абыйның 41 ел дәвамында колхозда шофер булып эшләгәнен дә әйтеп китте. “Миндәр абый – гап-гади колхозчы. Дүрт бала – Иркәне һәм дүрт малай үстергәннәр. Дөрес тәрбия бирә алганнар. Иркә усал булып күренсә дә, ул йомшак күңелле, ярдәмчел, әти-әнисен хөрмәт итә торган ханым".

Миндәр абый Гөлназ белән

Миндәр абый Гөлназның тавышын, үзен ошаткан һәм аңа, ягъни Чаллы шәһәренә кунакка барырга вәгъдә иткән. “6 март көнне эштән кайткач, ишетәм: кемдер ишек шакый. Ул Миндәр абый икән. “Иркә минем монда килгәнне белми”, - ди Миндәр абый. Иркә исә Чаллыга концерт белән килгән иде”, - дип искә алды.

Миндәр абый, Гөлназларда чәй эчкәндә, чәйне коры килеш кенә эчкән. Авыруы сәбәпле ашый алмаган. “Мин аның чирләгәнен белә идем. Иркә, миңа шалтыратып, Миндәр абыйның үзенә авыруы турында әйтмәскә кушты. Ул вакытны бик каты авырый иде инде ул”, - дип сөйләде Гөлназ.

6 апрель Иркә үзенең юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмгә ул Гөлназны да дәшкән. “Мине әтинең яраткан кызы, алып баручысы дип игълан итте Иркә. Шуны әйтә алам: ачык күңелле, тырыш, гап-гади авыл кешеләре алар. Әнисе гомер буе сыер сауган. Бик яхшы кешеләр”, - дип искә алды Гөлназ.

“Урын өстендә ятмады”

Аксубай районы Яңа Ибрай авылының авыл советы җитәкчесе урынбасары Нуретдинов Рәмис белән аралаштык.

“Эш сөючән кешеләр иде, гомер буе колхозда эшләделәр. Авыл халкы аларга карата хөрмәтле карашта иде. Бер концерт та аларсыз үтмәде. Авыл зур булгач, бөтен кеше белән дә элемтәдә торып булмый, ләкин шулай да Миндәр абый белән күрешкән саен, яхшы итеп исәнләшә идек”, - дип сөйләде урынбасар.

Миндәр абый авырса да, авыл урамнары буенча йөргән. “Узган атнада да күрешкән идек әле. Авырам дип, урын өстендә ятмады ул”, - диде Рәмис Нуретдинов.

“Минем беренче зур кайгым”

Иркә үзе әлегә сөйләшер хәлдә түгел. Ул, гомумән, әле әтисенең мәңгелеккә китүен аңлап җиткермидер. Әйе, бүген бары тик өчесен генә үткәрәләр. 

Без, аның кайгысын уртаклашып, аңа шалтыраттык.

“Гафу. Минем беренче зур кайгым, әлегә интервью бирәсем килми”, - дип җавап кайтарды ул безгә.

Җырчының “Instagram” битендә аның әтисе белән бәйле булган балачак хәтирәләре бар.

“Бер зур бәйрәм булып күңелдә уелып калган чара бар. Мал сую. Бездә "терлек сую" дип әйтә иде әти. Нигәдер әти көтә иде бу көнне. Кар төшүгә: "Балалар кырык көннәрдән үгезне чалабыз", - дия иде. Бу сүзләрне әйткәндә аның йөзендә горурлык, аз гына масаю, шул ук вакытта зур бәхет чалымнары күренә иде.

Менә бу көн килеп җитә. Мәктәпкә барыш юк, терлек суябыз бит. Иртән биштә берничә абый килә. Мин дә зур эшләр майтаргандай торып басам. Бөтен өйдәге кешеләрнең йөзендә җитдилек. Таңнан әни зур кәстрүлгә аш куя, бәлешкә камыр баса. Ике мичне дә яга. Бүген әни эшкә бармый, рәхәт булачак. Күршедән җыелган абыйлар 2-3 сәгать чамасы вакыт үткәч өйгә ашарга керәләр. Ни сөйләшкәннәрен, ни ашаганнарын күргән булмады. Без бала-чагаларны алгы ызбаның кәзәнкәсенә кертеп җибәрәләр иде. Күрше абыйлар көлешә-көлешә өйләренә тарала, ә мин әни артыннан китәм мунча артына. Кулда иске, озын борынлы чәйнек. Эчәк юабыз. Чыккан мәлне әни җәлли бугай, су салып торырга гына куша. Аз гына вакыт үткәч урыннар алышына. Суы җылы, тик шул эчәк ике бармак арасыннан шуа бит. Әни һәрбер эчәкнең кадерен белә, киңлеген, озынлыгын. Төшеп китә бит шуып кулдан, тагын менеп төшә инде әни. Юып бетерәбез икәү. Әни әллә нәрсәләр эшләтә, тозлар белән юа", - дип язган җырчы.

"Менә финал. Әни 30-40 смлы эчәкләрнең эчен тышка әйләндереп бер ягын шакмак җебе белән бәйләп куя да, мине тагын үз янына чакыра. Монда тагын шул эчәк башын тотып торасы инде. Кулдан шуа да төшә, бернәрсә дә эшли алмыйм. Шуып кулдан төшкән саен әни берне маңгайга кашык белән менеп төшә. Ә тутырма бик яхшы була иде", - дип искә алган Иркә.

Кызганыч, ләкин шул ук “Instagram” челтәрендә 9 июль көнне Иркә үзенең әтисенең үлүен хәбәр итә.

"Авыр... Кайдан гына көчләр табыйм... Әтием, китте... Кайтмаска дип китте", - дип яза ул.

Без Иркәнең гаиләсенә сабырлык, ә Миндәр абыйның авыр туфрагы җиңел булуын телибез.

 

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: instagram.com/gulnaz_gaisina_n/
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев