Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иркә: "Шартлатсагыз да җиңәм мин сезне, ишеттегезме?!" - Шәһри Казан

Өченчекөн Иркә инстаграмда бик күңелсез пост куйган иде.

«Авыр да булды бу көн! Бик игътибар белән күзәткән кешеләр генә аңлагандыр... Шартласагыз да җиңәм мин сезне, ишеттегезме?! Авырлык тудырдыгыз, әмма борыныгызга чиерттем! Чөнки янымда яхшы дусларым бар. Менә аларны «взломать» итә алмассыз. Аның өчен почтага түгел, ә минем күңелгә керәсе бар. Ə аның паролен якыннарым гына белә».
- Иркә, Сезнең белән нәрсә булды?
- Инстаграмыма чит кешеләр кергән. Почтамның паролен «взломать» итеп, Инстаграмны да ачканнар. Аны кире кайтару бик күп чыгымнар таләп итте.
- Димәк, бу тормышта сезнең дошманнарыгыз бар?
- Минеке - юк, мине дошман итеп күрүчеләр, күрәсең, бар. Берничә кешегә шигем бар. Əмма аларның исемен әйтә алмыйм, чөнки ялгышуым бар. Ə гөнаһы миңа төшәчәк.
- Ə инстаграмны "кире кайтару" процессы ничек булды?
- Бик авыр. Мәскәү аша. Кабатлап әйтәм, күп чыгымнар таләп итте, әмма кайтармый да булмый иде. Биредә 1,5 ел элек теркәлдем, шул арада 66 мең язылучым җыелды. Ул минем бик саими гына аккаунт. Мин анда, башка җырчылар кебек, реклама да куймыйм. Ник куймыйм?! Шундый принцип миндә. Нинди генә хезмәтләр, акчалар тәкъдим итмәсеннәр, ул эш белән шөгыльләнмим.
Аллаһы Тәгалә бар ул. Миңа начарлык кылганнарга ничек кирәк, үзе шулай җаза бирер дип уйлыйм. Хәзер Инстаграмым икеләтә йозак астында, аны «вату» бик авырга туры киләчәк.

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев