Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иркә: «Батырырга теләүчеләр күп булды»

Иркәнең "Инстаграм"ын ачсаң, андагы фотолар буенча җырчының үз-үзе белән гармониядә яшәгәне аңлашыла: хөрмәт иткән ире, берсеннән-берсе акыллы балалар, яраткан эше... Беркөнне алтын балдык киелгән бармакларын фотога төшереп, болай дип язып куйган: "Иремә - рәхмәт. Яшел таш туйдырды, ди, шуңа бу юлы кызылын алган. Рәхмәт, бәгърем, миңа Кама төбендә яткан таш...


- Артур белән 2011 елның көзендә таныштык. Теләмичә генә бер банкетка эшләргә барган идем. Адашып, бөкеләрдә утырганнан соң, әллә инде кире борылыйм, барып тормыйм микән, дип уйладым. Көч-хәл белән барып җиттем. Килеп керү белән, кияү дустына күзем төште. Әмма моны сиздермәскә тырыштым. Җырлаганда ул да минем янда бөтерелеп йөрде. "Хәзер мин сезнең фанатыгыз", - дип әйткәне хәтердә. Туйдан кайтып киттем... Күпмедер вакыт үткәннән соң, Артур миңа социаль челтәрдә язды. Сентябрьдә таныштык, гыйнварда Артур әнисен кул сорарга җибәрде, мартта никах укыттык. Мәхәббәткә ышанам, иремне бик яратам.

- Ир-егетнең йөрәгенә юл ашказаны аша ята, диләр. Килешәсезме?
- Мин пешерергә бик яратам. Камыр ризыкларым бик уңа. Ир-атлар, гадәттә, тәмле ашарга ярата, Артур да искәрмә түгел. Әмма минем вакытым калмаса, бер дә аптырап тормый, үзе пешерә. "Фирменный" ашларым - ул кыстыбый, кабактан ясалган мантый.

- "Инстаграм"да коллегаларыгыз белән төшкән фотолар да күп. Сәхнәдә дуслык бар дип саныйсызмы?
- 100 процент ышаныч белән "юк" дип йтә алам. Көндәшлек, көнләшү көчле. Чын күңелдән аралашу юк дип саныйм. Мин барысы белән дә сөйләшәм, тик яныма берсен дә китермим. Дусларым күп, тик алар сәхнә кешеләре түгел. Элек ул дуслыкны бар дип саный идем, берничә тапкыр "янганнан" соң, карашымны үзгәрттем.

- Иркә, тормышыгыздагы кайсы адымнары белән горурланып сөйли аласыз?
- Авыр сорау. Үткәнем хакында, бәлки. Бирешмәдем! Үз теләгемә урау юллар аша булса да ирештем. Беркем булышлыгыннан башка үзем җырчы булдым. Ә "батырырга" теләүчеләр күп булды...

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев