Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Иремнең вафатына 40 көн узгач, Алмаз да безнең өйгә кереп үлде". Арчада 35 яшьлек ир өстенә кондызлар ега башлаган агач төшкән

Быел көз гадәттәгедән коры һәм матур килде. Алтынга тиң мондый көннәрне диванда ятып үткәрергә теләми кеше. Арча районы Түбән Курса авылының тынгысыз ирләре дә 12 ноябрь - дүшәмбе көнне өмә ясап, авыл янындагы буаны җибәрергә җыела. Әмма игелекле эшләре фаҗига белән тәмамланыр дип кем уйлаган! Кондызлар ега башлаган агачны кискәндә, 35 яшьлек Алмаз Зәйнетдинов харап була.

“Кышка кадәр буаны җибәреп калдырырга теләгәннәр”

Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина, бу көнне авыл ирләренең буаны җибәреп калдырырга дип өмәгә төшүләрен сөйләде.

- Авыл янында елга кебек сулык бар безнең. Тау астында кондызлар буа буган. Ә аның икенче ягында авылның су насосы урнашкан. Шул тирәдән авылның көтүе чыгып йөри. Малларга уңайлырак булсын дип, ул буаны авыл ирләре язын бер тапкыр ерып җибәргән иде инде. “Көзен тагын җибәреп калдырырбыз” дип сөйләшкән булганнар. Бу көнне шушы эшне эшләү өчен берничә ир-ат үзләренчә өмәгә төшкән, - диде авыл җирлеге башлыгы.

“Бер җирендә җәрәхәте юк, борыныннан азрак кына кан чыккан”

Рәмзия ханым сөйләвенчә, Алмаз Зәйнетдинов кондыз кимергән бер агачны “Дружба” пычкысы белән кисеп бетерергә тели.

– Ул аңа күтәрелеп карап торган ахрысы. Йөгереп китә алмаган. Агач үзе түгел, бер ботагы гына төшкән аның өстенә. Бер җирендә бер җәрәхәте, ярасы юк. Борыныннан азрак кына кан чыккан. Күрәчәк күз йомдыра диләр бит, шул булган инде. Тикшерүчеләр килгәч тә кат-кат караган. Аркасында, җилкәләрендә дә бернинди җәрәхәт юк, - диде Рәмзия Вафина.

“Алмаз тынгысыз җан иде, каршы килүне белмәде”

Алмаз Зәйнетдинов Түбән Курса авылында яшәгән. Авылда төпләнеп калучылар программасы ярдәмендә, 6-7 еллап йорт салып, башка чыккан. Үзе мәктәптә оператор булып эшли. Өч баласы бар. Улы – 9нчы, кызлары 6 һәм 2нче класста укый. Хатыны Казанга йөреп, “Нәфис” компаниясендә хезмәт куя.

– Авылда тынгысыз җаннар була бит, шулардан оешкан өмә инде булды. Алмаз – бик тынгысыз, эшкә батыр, булдыклы, күндәм ир иде. Кемгә булышырга кирәк, ул беркемгә дә каршы килмәде. Без аны Казанга ярминкәгә палаткалар җыешырга да алып бара идек. Бервакытта да “юк” дип әйтмәде, - диде авыл җирлеге башлыгы.

 

“Биш яшьлек чагында әнисе дә фаҗигале төстә вафат булды”

Рәмзия Вафина сүзләренчә, Алмаз - кечкенәдән әнисез калып үскән бала.

- Әниләре 31 яшендә үк фаҗигале төстә вафат булды. Бу вакытта Алмазга – 5, сеңлесенә 2 яшь иде. Аларны әтисе белән әбиләре карап үстерде. Бүген ул әбигә 93 яшь инде. Соңрак әтиләре өйләнде, Сәрия дә балаларны какмады, үзенекедәй якын күрде, - диде ул.

 

“Алмаз су буенда түгел, шәфкать туташы өендә җан биргән”

Әлеге фаҗига турында авыл җирлеге башлыгына хисапчысы шалтыратып әйтә.

- Мин Арчада идем. “Рәмзия апай, Алмаз үлгән, өстенә агач төшкән” диде. Мин кайтканда ул шәфкать туташы Наилә Сабитованың өендә ята, әле Наиләнең ире үлгәнгә дә 40 кына көн иде. Ял көне ашын гына уздырды. Тагын аларның өендә җан биргән бит, аңа да бик авыр булды, - диде рәис.

Фаҗиганың беренчел хроникасында язылганча, Алмаз урында ук үлми.

– Өстенә ботак төшкәч, аның янындагы ирләр, авылга йөгереп менеп, шәфкать туташын алып төшкән, ул ашыгыч ярдәм чакырткан. Район табиблары: “Анда җирдә яткырмагыз, якынрак бер өйгә алып менегез” дигәч, аны тигез тактага яткырып, авыл башындагы беренче өйгә – шул медсестра Наиләләргә алып керәләр.

Өйгә кергәч, шәфкать туташы аннан: “Күзләрең күрәме?” дип сораган. “Күрә” дип җавап биргән Алмаз. “Хәзер ашыгыч ярдәм килә” дигәч, “Кырынмаган идем бит” дип җавап кайтарган. Әмма озак та үтмичә: “Үләм, үләм, балалар” дип пышылдаган дип сөйлиләр. Ашыгыч ярдәм килгәндә аның өзелеп яткан чагы була. Ясалма сулыш та алдырып карыйлар, әмма ярдәм итеп булмый, - дип сөйләде “Татар-информ”га Рәмзия Вафина.

Туры килүен әйт әле, шәфкать туташы Наилә Сабитова әле ирен югалту хәсрәтеннән дә айнып бетмәгән була. Шул ук өйдә тагын бер кеше, үз күз алдында җан бирә аның.

- Наиләнең ире Әсхәт озак авырды. Алмаз аларга төшеп тә гел булышып йөри иде. “Безнең үги малай ул” дип әйтәләр иде әле. Менә шул үзләрендә үк, Әсхәт абыйның артыннан ук җан бирде бит, - диде авыл җирлеге башлыгы.

 

“Күпме урман кисеп тә, болай булганым юк иде”

“Татар-информ” хәбәрчесе фаҗиганың шаһиты һәм Алмазга беренче ярдәм күрсәтүче Наилә Сабитова белән дә сөйләште.

- Өемдә үлде шул, шуңа һаман күз алдында, - диде авылның шәфкать туташы Наилә Сабитова. – Әлеге хәл турында безгә хәбәр иткәч, су буена төштек тә, үзебезнең өйгә алып мендек. “Күпме урман кисеп тә болай булганым юк иде бит”, - диде Алмаз. “Әзрәк кенә ял итеп алам әле мин” дигән сүзләре дә ишетелде. Ашыгыч ярдәм килгәндә, аңында булмаса да, исән иде әле ул. Алар бөтен реанимация чараларын кулланды, системалар куйды. Әмма файдасыз, - диде шәфкать туташы.

Наилә ханым Алмазның ире белән дус булуын да әйтеп узды.

- Ирем белән бик дус булдылар. Үз баласы кебек якын итте ул аны. Санаулы гына көннәр арасында икесе бергә китеп тә бардылар”, - диде ул.

Алмаз Зәйнетдиновка 7 декабрьдә 36 яшь тулырга тиеш була. Фаҗигале төстә, вакытсыз вафат булган Алмазның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: instagram.com/ramis_latipov, ДУМ РТ

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев