Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Ирем мине урлап кайтты да, ике елга солдатка китте”. Кече Чынлы авылында кыз урлап төзелгән өч буын нәсел яши

Мишәр халкы - кыз урлау белән дан тоткан халык. Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында фәкать кыз урлап төзелгән нәсел яши. Мохтаровлар гаиләсе әнә шундыйлардан. Бүген йортның төп килене Лилия ханымны да, аның каенанасы Фәния апаны да, аның каенанасын да ирләре урлап кайткан. Һәм иң кызыгы: бу өч килен, өч буын булып, барысы бер түбә астында яшәгән.

Мишәр халкы - кыз урлау белән дан тоткан халык. Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында фәкать кыз урлап төзелгән нәсел яши. Мохтаровлар гаиләсе әнә шундыйлардан. Бүген йортның төп килене Лилия ханымны да, аның каенанасы Фәния апаны да, аның каенанасын да ирләре урлап кайткан. Һәм иң кызыгы: бу өч килен, өч буын булып, барысы бер түбә астында яшәгән.

Кыз урлауның ние бар...

Гадәттә, кыз урлауның схемасы бик гади. Кызлар чишмә буена суга төшә һәм алар артыннан, җигүле атка утырып, егетләр дә килә. Китә хәл-әхвәл сорашу, шаярышу, көлешү. Берничә егет кызларның күңелен күрә кала, сулы чиләкләрен үз иңнәренә сала. Ат иярләүче һәм тагын бер егет арбада кала. Шул вакытта теге яки бу кызга күзе төшкән егет: “Бер генә сүзем бар иде”, дип, кызны аулаккарак дәшә дә, арбага утыртып, башына капчык каплап, урлап та китә. Менә шуннан соң алар артыннан куып кара инде! Чишмә буенда авызларын ачып калган кызлар, әлеге хәбәрне җиткерү өчен, урланган кызның әти-әнисенә юл тота.

 


Бу күренешне Кече Чынлы егет-кызлары Чүпрәледә узган “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы вакытында күрсәтте. "Татар-информ" хәбәрчесе өч буын килен урлап төзелгән Мохтаровлар нәселе турында шунда белеп алды.

“Әти-әни каршы булгач, ирем урлап кайтты”

– Ирем мине 1993 елда урлап кайтты, - ди Лилия Мохтарова. – Айрат белән бик нык яратыштык. Мин яшь идем, 18дә генә, әниләр кияүгә чыгуыма каршы булды, укытырга теләделәр. Иремнең дә әллә ни тормыш тәҗрибәсе юк, аңа да 19 гына яшь иде. Әти-әни каршы килгәч, ирем: “Болай булмый, урлап өйләнәм” дип әйтеп куйды. Барысын да үзе алдан оештырган. Апрель аеның айлы төнендә урлады да кайтты шулай. Билгеле, бу бит инде безнең алдан килешенгән эш.

Лилия һәм Айрат Мохтаровларның гаилә корып яши башлауларына 25 ел булган. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр: ике малай, бер кыз. Улларының берсенә – 22, икенчесенә 17 яшь. Төпчек кызларына 6 яшь. Лилия ханым китапханәдә эшли, ире Айрат әфәнде - шәхси эшмәкәр.


“Ике каенаналы йортка килен булып төштем”

– Мин каенана белән каенаталы йортка килен булып төштем. Анда әле каенана әниемнең дә каенанасы белән каенатасы бар иде. Өч буын шулай бергә яшәп киттек, - дип искә ала Лилия Мохтарова тормыш башлаган көннәрен.

Лилия ханымның каенасы да, йорттагы карт әби дә – заманында урлап кайтылган кызлар.

– Каенанамны да, карт әбине дә ул вакыт транспорты – ат белән урлап кайтканнар. Мин бит инде заманча – машина белән урландым. Алар да риза булып килгән, булачак ирләрен яратып, - ди Лилия Мохтарова.

“Каенанам психолог кебек булды, җайлап яшәргә өйрәтте”

Лилия ханым карт әби белән 10 еллар чамасы яшәсә, каенана белән яши башлавына да 25 ел үтеп киткән.

– Бик әйбәт яшибез. Мин кияүгә килгәндә бик яшь идем, каенанам барыбер дә психолог кебек булды. Ирем дә, мин дә яшь булгач, каенанам тигезләп торды, яшәргә ул өйрәтте.

Каенана-килен мөнәсәбәтендә күп әйбер, әйтер идем - төп әйбер каенанадан тора. Каенанам Фәния ике арада кискен ситуация китереп тә чыгармады. Гел матур сөйләп, җайлап-майлап, ничек итсәң яхшы дип юлларын күрсәтеп, киңәшләрен биреп, тормыш итәргә өйрәтте. Мин эшкә чаптым, балаларымны ул үстерде. Каенана үз әниеңнән дә якынга әйләнә инде ул бергә яшәгәч. Үз әнием янында бит мин 18 ел гына торган, Фәния әни белән 25 ел, - ди бәхетле килен.

Лилия Мохтарова каенасы турында шундый җылы итеп, яратып сөйли, чыннан да, аның күз карашларыннан ук аңлашып яшәү бөркелеп тора.

“Үз киленемә дә әйбәт каенана булырга телим”

– Ир балалар үстергәч, инде хәзер үк каенана буласымны аңлыйм. Бер генә теләгем бар: “Киленемә дә үземнең каенанам кебек була алсам ярар иде”, - ди ул.

Лилия һәм Айрат Мохтаровлар гаилә корган елны авылда тагын кыз урлап 6 гаилә корылган.

– Без өйләнешкән елларда урлау бик көчле иде. Менә бу елларда урлап өйләнешү ишетелми әле, - диде ул.

Шунысын әйтергә кирәк, Кече Чынлы егетләре башка авылдан, башка районнан кыз алып кайтмый. Фәкать үз авыл кызларын урлый.

“Ирем мине башкага чыкмасын дип курыккан бугай”

Бәхетле гаилә формуласын чишүдә Лилия ханымның каенанасы Фәния апага да мөрәҗәгать иттек.

– 19 яшем дә тулмаган иде, урлап алып кайттылар. Мин килен булып килгәч, ирем Гомәр ике елга армиягә китте. Мин шулай каенана белән каената, иремнең биш эне-сеңлесе белән калдым. Аларны урнаштырыштым, кияүгә бирдем, өйләндердем. Риза булып килдем-килүен, белмим ник килгәнмен? Армиядән кайткач кына ник кушылмаганбыздыр? Бик яраткан, күрәсең, ул солдатта чакта башкага кияүгә китәр дип курыккандыр, - дип көлә Фәния апа Мохтарова.

Ире солдат булган ике елны да Фәния апа газап белән түгел, рәхәтлек белән кичкән.

– Гомәр читтә булганда да, каенана-каената белән бик яхшы яшәдек. Алар үзләре дә әйбәт кешеләр иде, бер авыр сүз әйтмәделәр, кыек караш сизмәдем. Алар инде бакыйлыкка күчте, мин аларга бик рәхмәтле, - диде Фәния апа күз яшьләре аша.

“Ике арадагы мөнәсәбәтләр каенанадан тора”

Гаиләгә килен булып Лилия апа килеп кушылган көннәрне дә искә алдык.
– Киленне яратып каршы алдым. Үзем белән бергә укыган дус кызымның кызы ул. Улым аны да урлап кайтты, бик яшьләр иде, ахры, мәхәббәтләре бик көчле булган, - дип елмая ул.

Фәния апа килен белән бәхетле яшәү серен дә чиште.

– Килен кешегә чит кеше дип карарга ярамый. Ике арадагы мөнәсәбәтләрнең ничек төзелүе каенанадан тора. Каенана нинди булса, килен дә шундый була. Яшь, тәҗрибәсез киленнәрне сынарга түгел, аларга ярдәм итәргә, якты йөзеңне, тәмле сүзеңне кызганмаска кирәк. Килен килгәч, башта барлык эшне үзебез эшләргә тырыштык. Улыбыз белән килен карап торсыннар, өйрәнсен дидек. Аннары инде үзләре йөгереп йөреп эшли башлады, безгә эш тә калмады. Без өйдән чыгып китсәк, безнең постка балалар басып кала, - ди Фәния апа.

Фәния һәм Гомәр Мохтаровларның гаилә коруына 47 ел булган. Биш дистәгә якын гомер кичерсәләр дә, Фәния апа кызлар кебек, сөбханалла! Аңа һич тә 66 яшь биреп булмый.

– 35 ел каенана-каената белән яшәдем. Хәзер менә Лилия белән 25 ел белән бергә яшибез. Бер йортта өч буын бергә көн күрдек. Бер авырлыгын күрмичә, кинәнешеп кенә, - ди Фәния апа.

Лилия һәм Фәния Мохтаровалар арасында килен белән каенана арасындагы түгел, әни белән кыз арасындагы җылылык, ихтирам. Бу, әйткәнемчә, бер-берсе турында сөйләгәндә күз карашларыннан да, хәтта фотога төшкәндә, киленнең әнисе яулыгын матур итеп куюыннан да күренә. Шундый бәхетле мөнәсәбәтләр күбрәк булсын иде!

Үз өендә күбрәк елаган кыз – ир йортында бәхетле була

Мишәр ягында кыз урлаудан тыш, тагын бер йола яшәп килә. Кыз елату. Ул кияүгә китәсе кызның өендә үтә, анда кызның әнисе, дуслары, күрше-тирә апалар катнаша. Әлеге йоланың асылы шунда: кыз бу кичтә мөмкин кадәр күбрәк еларга тиеш. Үз өендә елаган кыз ир йортында бик бәхетле яши, имеш.

Бу кичтә яшь киленне тормыш хәйләләләренә дә өйрәтәләр. Туйдан соң юлыңа көянтә чыгарып куялар икән, син аны алып суга барырга тиешсең. Әгәр инде “Бу монда нишләп ята” дип атлап чыксаң, “ялкау килен” дигән ярлык тагыла. Судан кайтканда да капка артына посып, карап тора каенаналар. Әгәр чиләгеңдәге су түгелә-түгелә кайтса, “Баскан җиреңдә йоклап йөрисең”. Каршыңа иләк куйсалар, он иләп, ипи басарга тиешсең.

Тормыш хәйләсе: “Су куышып, сеп-свежий сөт ясадым”

Шулай ук тормыш иткәндә азрак хәйлә турында да онытырга ярамый. Менә бер килен ни сөйли:

– Иртәнге биштә сыер саварга дип чыгып утырдым. Җиленне тарткан саен күзгә йокы төшеп интектерә бит. Башым төшә дә китә, төшә дә китә. Шулай итеп йокы белән көрәшә-көрәшә, инде савып бетерәм дигәндә, йокыга талып, эскәмиядән егылып ук төшкәнмен. Егылуы бер хәл, ярты чиләк сөтем дә түгелгән бит. Инде нишләргә? Ничек итеп каенана белән каената каршына ярты чиләк сөт кертеп куйыйм? Оятымнан нишләргә белмим, җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Карап-күзәтеп тормыйлармы дип, як-ягыма карандым да, уйлап таптым. Коедан ярты чиләк су алып, сеп-свежий сөт ясап куйдым. “Әти-әни, менә сыер саудым дип, чиләгемне кертеп утырттым да, яттым да йокладым. Тормыш иткәндә әзрәк хәйләкәр булсаң да ярый ул!”

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Чулпан Шакирова

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев