Бервакыт 85 яшьлек әби миңа үзенең үткәннәре турында сөйләгән иде. Аның язмышы «Сердәш»не укучыларга да кызыклы булыр, мөгаен. Үзен тыңлап карыйк әле.
Без сугыш вакытында укырга кердек. Безнең авылда мәктәп юк. Ике чакрым ераклыктагы авыл мәктәбенә урман эченнән йөрибез. Шаяра-шаяра барып-кайтып, юл сизелми дә. Балалар бик күп. Безне Рабига апа укытты. Беренче көнне үк өйгә Рабига апа кебек укытучы булам дип кайттым. Әнкәй көлде дә: “Укытучы булу өчен бик тырышырга кирәк”, – диде. Мин тырышам дип сүз бирдем. Җидееллык мәктәпне бетергәч, район үзәгендәге мәктәпкә барып кердем. Яхшы укыдым. Укытучылар институтка барырга киңәш иттеләр. Үземнең дә бик барасы килә иде. Урамда безнең мәктәп директоры Сәйдә апа очрады да: “Быел Рабига апагыз пенсиягә китә, аның урынына сине куярга исәпләп торабыз”, – диде. Бу шатлыктан башларым әйләнеп китте. Тизрәк өйгә кайтып әнкәйләрне сөендерәсе килде. Апам: “Институтта читтән торып укырсың, тырышып укысаң, көндезге бүлектә кебек була ул”, – диде.
Шулай итеп яраткан эшемдә эшли башладым. Минем тирәдә бик чибәр егет тә бөтерелә башлады. Мин дә аны якын итәм. Ул фермада сыерлар көтә икән. Укытучы кешегә көтүче белән чуалу әйбәт түгел дип уйлыйм. Институттан килгән бер егет бар да, тик аның минем белән бик сөйләшәсе килми. Шулай да тырыша торгач, Барый исемле бу егетне мин барыбер үземнеке иттем. Әтиләренә дә кайтып килдек. Әтисе колхоз рәисе икән.
Беркөнне авылга кайтырга караңгыга калдым. Авылны чыгып, әкрен генә бара идем, яныма җигүле ат килеп туктады. Миңа кызыгып йөрүче көтүче Хәйретдин икән. Әйдә, илтеп куям дип, кузгалып киттек. Әзрәк баргач юлның киңрәк җиреннән кинәт борылды да, мин сине урлап кайтам дип, көлә-көлә атны чаптыра башлады. Капкалары да ачык икән, килеп кергәч, ябып та куйды. Мине култыклап өйләренә алып керде дә: “Әнкәй, мин кыз урлап кайттым сиңа иптәшкә”, – диде. Әллә әзерләнеп тә торганнар инде: өстәлдә самавыр кайнап утыра, табында ризык та күп. Әнисе: “Шаярма, әйдә кунакны чәй белән сыйлыйк”, – диде. “Әнкәй, мин дөресен әйтәм”, – диде Хәйретдин. “Дөрес булса бик начар эшләгәнсең, моның өчен төрмәгә утырталар бит хәзер, – диде әнисе. – Элек урлау булмаган ул, яшьләрнең әти-әниләре риза булмаганга урлаган сыман иткәннәр”. Көлешә-көлешә баллап чәй эчтек тә, Хәйретдин мине авылга илтеп куйды. Моны беркем дә белмәде.
Ике айдан Барый белән өйләнешеп, бер буш өйдә яши башладык. Хәйретдин дә сыер савучы кызларның берсенә өйләнде – шундый чибәр егеткә кызлар бетәмени?! Аны ферма мөдире итеп куйганнар икән.
Сөенеп эшләп йөргәндә декретка китәргә туры килде. Ходай малай бирде, мин кыз көткән идем. Шул айда Хәйретдин хатыны да малай алып кайтты. Яшь чагында гомер тиз үтә бит ул, дүрт ел үтеп тә китте. Барыем турникта атынганда билен авырттырган иде, Казанга санаторийга китте. Шуннан кайтмады: бер профессор кызы белән танышкан да, аның фатирында калырга булган. Аерылыштык.
Бер елдан соң, күкрәге шешеп, Хәйретдиннең хатыны үлеп китте. Әлеге хәлдән соң ике ай үткәч, Хәйретдин минем янга килде дә: “Бу юлы чынлап урлыйм, әйдә киттек, әйберләрне иртәгә килеп алырбыз”, – дип, малаемны кочаклатып, ат чанасына чыгарып утыртты.
Без кайткач әнисенең сөенүен сөйләп кенә бетерерлек түгел инде. Малайлар бик тиз дуслаштылар. Аларга уйнарга гына булсын.
Бер ел үткәч, Хәйретдинне колхоз рәисе итеп сайладылар. Ирдән алимент алмаска булдык. Малайлар тиз үсте. Бер-берсеннән аермасыннар өчен аларны армиягә игезәкләр дип җибәрдек. Өч ел хезмәт итеп кайттылар. Тагын ике кыз, бер малай табып үстердек. Балаларыбыз да әйбәт булдылар, йөзгә кызыллык китермәделәр. Бабаем да нык әле, Аллага шөкер. Үзем дә бирешмим.
Әзһәр ЗӘЙНИ. Әлмәт.
Нет комментариев