Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ИРЕК КАДЕРЕН БЕЛМӘГӘЧ

Агымдагы елның 22 маенда район авыл­ларының берсендә яшәүче Б. законсыз рә­вештә чит кеше йортына үтеп кергәне һәм анда яшәүчегә үтерү белән янаганы өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.

Б.га агымдагы елның 22 маенда суд булып, ул җәмәгать судьясы карары нигезендә бер елга хезмәт белән төзәтү эшләренә тартылган иде. Ул җәза үтәтү инспекциясенә учет­ка куелды һәм 1 июльдән райондагы хуҗалыкларның берсенә эшкә чыгарга ти­еш иде. Әмма Б. хезмәт белән тө­зәлүдән чит­ләшә һәм моның өчен җәза үтәтү инспекция­се тарафыннан җәзаның иректән мәхрүм ителү белән алыштырылачагы турында 6 мәртәбә язмача кисәтү бирелә. Шуның өстәвенә, ул август аеннан инспекциягә килеп теркәлү үтүдән дә туктый.

 

Җинаять-үтәтү кодексының 46нчы статьясы нигезендә җәза узучы биш көн дәвамында нигезле сәбәпләрсез эшкә чыкмаса һәм учетка куелу урынына тер­кәлергә килмәсә, ул хезмәт белән төзәтү шартларын һәм тәр­тип­ләрен үтәмәгән булып санала. Суд бу очракта җәза үтәү билгеләнгән вакытын өч көнгә бер көн исәбеннән иректән мәхрүм итү җәзасына алыштырырга мөмкин. Нәтиҗәдә суд җәза үтәтү инс­пек­ция­сенең Арча филиа­лы өлкән инспекторының гаризасын ка­­нә­­гатьләндереп, Б.ны 4 айга ирегеннән мәх­рүм итү турында карар чыгарды. Б. суд залында кулга алынды һәм колониягә җи­бәрелде.

Руслан Нәбиуллин,

жәмәгать судьясы.

Фото: pixabay.com
 

Чыганак: http://saby-rt.ru

 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев