Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җирдән биздермик, дисәк...

Озакламый авыл җирендә мал-туар, кош-корт тавышы тынарга мөмкин. Урбанизация, ягъни халык­ның авыл җиреннән шә­һәр­гә күченү темасын өйрәнүче белгечләр ел­дан-ел шулай дип әйтә килә. Әмма Татарстанда, киресенчә, инде ун ел рәттән ноябрь-декабрь айларында авыл хезмәт­чән­нәренең тормыш шартларын яхшырту турында сөйләшеп, тиешле чаралар күрәләр. Сала тормышын якты киләчәк­кә илтүгә юнәлтелгән семинар-киңәшмә бу атнада Лаешта үтте.

Шәһәргә терәлеп торган районнарда яшәүче кешенең мал-туарга исе китми. Чөнки андый җирдә сәнәгать оешмалары күп була, халык шунда акча эшли яки көн дә шә­һәргә йөреп хезмәт куя. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бу мәсь­­­­­әлә тынгы бирми. Министр урынбасары Ришат Хәбипов әйтүен­чә, быел авыл хуҗалыгы өлкә­сендә үсеш күзәтелсә дә, шәх­си ярдәмче хуҗалыкларда хәлләр әллә ни сөенерлек түгел: сыерларның баш саны сизелерлек киме­гән, шуның аркасында сөт тә бермә-бер әзрәк җитештере­лгән.


Саннар теле белән әйтсәк, болайрак килеп чыга: авылдагы хезмәткә яраклы 420 мең кешенең нибары 71 меңе, ягъни һәр алтынчысы хуҗа­лык эше белән мәшгуль. Ришат Хәбипов, Балтач, Теләче, Әтнә, Кукмара районнарында һәр хуҗалыкта мал тоталар, дип мактаса, Лаеш, Биектау һәм Питрәч районнарына шел­тә белдерде. Шәһәргә таю ягын карыйлар анда, дип аң­латты. Кемдер, эш эзләп, вахта белән хәтта Себергә йөри, ә кемдер, түшәмгә төкереп, олы яшьтәге әти-әнисенең пенсиясенә көн күрә. “Безнең төп бурыч – кешегә үзе яшә­гән җирендә эш табып бирү”, – диде министр урынбасары.


Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру белән республикада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шөгыльләнә. Кырык эшен кырык якка ташлап, ел ахырында ул республиканың берничә зонасында фермерлар белән очраша, аларның моң-зарын тыңлый. Казанга кайткач, парламент башлыгы, кирәкле бел­гечләрне җыеп, бергәләп ул проблемаларны чишү юлларын эзлиләр. Кайсы гына семинарга барса да, Фәрит Мөхәммәт­шин авыл халкы­ның картаюы һәм кимүе турында әйтми кал­мый. “Авылда яшәүчеләр – алар бит тарихыбызны һәм гореф-гадәтлә­ребезне сак­лау­чылар, буын­нан-буынга тап­­­шыручылар”, – ди ул һәр­чак.


Инде классикага әйләнеп баручы проблемалардан көн кадагындагы яңа төрле сорауларны да телгә алды парламент башлыгы. Әйтик, авыл хуҗалыгы кооперациясен тө­зү мәсьәләсе хәзер бик актуаль. Салада үстерелгән, эш­кәр­телгән һәм сатылган про­дукциягә ышаныч та зуррак бит. Татарстанда кече хуҗа­лык­ларга ярдәм итәр өчен акчаны кызганмыйлар. Ел саен төрле программалар һәм грант­лар аша ике миллиард сум бирелә. Бу күрсәткеч буенча республикабыз – ил кү­ләмендә беренчелектә. Җит­мәсә, өч ел элек республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү турында закон да кабул ителде.


Эшлим дип торган кешене мәҗбүр итәсе юк. Авыл җирендә менә дигән итеп көн күрүчеләр дә шактый. Соңгы дүрт елда республикада 1,5 меңнән артык мини-ферма төзелгән, шуларның 230ы – 2018 елда. Баксаң, сыерлар­­­­ның баш санын арттыручыларга Авыл хуҗалыгы министрлыгы субсидия күләмен дә күбәйтергә җыена икән. Хә­зер мондый ярдәмне тор­мыш­ка ашыру юллары турында уйлыйлар.


Лаеш Казанның куенына диярлек сыенса да, районда, шөкер, сыер мөгрәве дә, тавык кыткылдавы да ишетелеп тора. Ит һәм сөт җитеште­рү­дән кала, лаешлар җиләк-җи­меш, суган, сарымсак, гөмбә үстереп сата, балык үрчетә.


Очрашуда кооперация турында сүз күп булды. Лаешта да моның белән шөгыль­ләнү­челәр һәм файдасын күрүче­ләр җитәрлек. Әмма Михаил Афанасьев бу мәсьәләгә аяк чалучы проблемаларны да телгә алды. Яшелчә белән җиләк-җимешне җыю – бер хәл, аны бит әле юып, эшкәр­теп, кәнфит рәвешенә дә ките­рергә кирәк. Өстәвенә кооперативларны ничек булдырырга кирәклеген белүче кадрларга да кытлык. Якын арада бу проблемага нокта куелыр кебек. Чөнки республика Президенты Рөстәм Миңнехановның кушуы буенча Татарстанда авыл хуҗалы­гы кооперативларын үстерү белән шөгыльләнүче компе­тен­цияләр үзәге булдырыла. Анда беренче чиратта халыкка аңлату эшләре алып барылачак.


Ришат Хәбипов авыл хал­кының йокысын качырган тагын бер мәсьәләгә тукталды. Билгече булганча, Россия Дәү­ләт Думасы депутатлары, үзмәшгуль гражданнар салым түләргә тиеш, дип әйтә килде. Андый кешеләр, әйтик, интернет аша заказ алып, өйләрендә торт, бәлеш, башка төрле ризыклар пешереп сата, кемдер репетитор булып эшли, кемдер башка төр­ле хезмәт күрсәтә. Төп хик­мәт шунда: алар акча эш­ләвен эшли, әмма салым түләми, чөнки шәхси эшмәкәр булып теркәл­­мәгәннәр. Дума депутатлары, үзмәшгульләр салым түләргә тиеш, дигән закон проектын инде өченче укылышта кабул итте. Бу тәҗрибә 2019 елдан Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да кертелә. Бер караганда, авыл хезмәтчәннәре, шәхси эшмә­кәр булып теркәлмәсә дә, про­дукция сатып, барыбер аз-маз акча эшли бит.


Министр урынбасары тынычландырырга ашыкты. Яңа закон Татарстан фермерла­рының акча янчыгына зыян салмаска тиеш. Чөнки шәхси ярдәмче хуҗалыклар турындагы законда аларның эшкуар булып саналмавы акка кара белән язылган.


Тагын бер проблема хөкүмәт бирә торган грантларга бәйле. Аларны алыйм дисәң, кәгазь боткасына чумарга туры килә. Җир кешесе “бюрократия” белән дус түгел шул, бу аның өчен сират кү­перен кичү белән бер. Шуңа да фермерлар грант алу эшен җиңеләйтүне дә сорады. Фә­рит Мөхәммәтшин, бу тәкъ­дим белән килешеп, халыкны җир эшеннән тәмам биздер­мәс өчен, рөхсәт алу тәртибен җиңеләйтергә кирәк, диде.


Мондый семинар-киңәш­мә тагын өч районда: Кайбычта, Спаста һәм Сарманда үтәчәк.

 

/Линар ЗАКИРОВ/

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 172, 28.11.2018/)

 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев