Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җир йөзендәге иң өлкән ир-ат 113 яшендә үлгән

Франсиско Нуньес Оливер үлү сәбәпле, туган шәһәрендә матәм көне игълан ителәчәк.

Җир йөзендәге иң өлкән ир-ат Франсиско Нуньес Оливер 113 яшендә вафат булган. Ул Испаниядә үлгән, дип хәбәр итә РИА "Новости".

Ул туган шәһәре Бьенвенидеда җирләнәчәк. Шушы шәһәрдә ул 1904 елның 13 декабрендә туып, гомер буе шушында яшәгән.

Франсиско Нуньес Оливер нык сәламәт кеше булган. Озак яшәүнең сере - һәр көнне иртән сыек йогурт белән кекс ашаган.

Аның бердәнбер кызы булган. Туганнарыннан 97 яшьлек энесе һәм 93 яшьлек сеңлесе калган.

Мэр Бьенвенид Антонио Кармон сүзләренчә, аны елмаюы һәм дустанә сүзләре өчен яратканнар. Франсиско Нуньес Оливер үлү сәбәпле, туган шәһәрендә матәм көне игълан ителәчәк.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев