Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ир йөкле сөяркәсен үтергән

Башкортстанның Югары суды йөкле сөяркәсен үтергән уфалыга хөкем карары чыгарды. 30 яшьлек ир 15 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Эш материалларын өйрәнгәндә шул билгеле була: гаепләнүче үтерелгән яшь хатын белән 2016 елда таныша, һәм алар очраша башлый. Былтыр августта исә хатын сөйгәненә йөкле икәнен хәбәр итә.

Гаепләнүче өйләнгән була,  ул вакытта аның законлы хатыны да бәби көтә, шуңа никахсыз туган бала иргә кирәкми.  Ир  сөяркәсенә аборт ясатырга тәкъдим итә, ләкин яшь хатын баш тарта. Шул чак ул үтерүгә бара. Муенына берничә тапкыр пычак чәнчеп сөяркәсен үтерә. Башта яшь хатын мәетен чүплектә калдыра.  Икенче көнне җинаять урынына барып, мәетне күмә.
 
Мәрхүмәне эзләп әти-әниләре хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
 

 

 
 

---
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев