Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җир шары ничек һәлак буласын әйткән галим Стивен Хокинг вафат

Инглиз физик-теоретигы, гасырның иң зур галиме дип танылган Стивен Уильям Хокинг 76 яшендә вафат булды, дип хәбәр итте ВВС каналы.

Хокинг - танылган физик-теоретик, ул дөнья төзелеше, килеп чыгышы турында зур хезмәтләр авторы.

Катлаулы авыру булу сәбәпле, ул сөйләшә алмый иде. Халык белән галим урынына аның сөйләме синтезаторы аралашты.

Тулысынча параличланган Стивен Хокинг ике тапкыр өйләнгән, өч баласы бар, укыткан, докладлар белән чыгыш ясаган.

Стивен Хокинг фаразлары буенча, Җир шары кызудан һәлак булачак. Әгәр парник эффектын бетерү ысулларын тапмасалар, Җир шары Венера планетасы язмышын кабатлаячак.

ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Җир шары ничек һәлак буласын әйткән галим Стивен Хокинг вафат

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев