Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җир сатарга теләгән хатын-кызның 100 мең акчасын урлаганнар

Полициягә гариза язганнан соң җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Начар ниятле сатып алучы 62 яшьлек казанлының акчасын үзләштергән. Матди зыян 100 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

62 яшьлек хатын-кыз 27 октябрьдә полициягә гариза язган. Ул Казанның Авиатөзелеш районында бакчачылык ширкәтендә җир сатуы турында белдерү урнаштырганлыгы турында сөйләгән. Сатып алырга теләүче элемтәгә чыккан һәм банк картасы номерын сораган. Хатын-кыз карта номерын әйткән, аннары "ялган сатып алучы" акча счетка күчкәнлеген тикшерү өчен банкомат аша берничә операция эшләргә кушкан.

Зыян күрүче шалтыраткан кешенең барлык шартларын үтәгән һәм билгесез абонент номерына акча күчергән. Нәтиҗәдә счетта булган бөтен акчасыннан колак каккан.

"Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев