Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ир кулында балта... уйный?

Бүген авылларда балта осталары калдымы? Булганнары ничек һәм ниләр эшли? Заманча кораллар балтаның дәрәҗәсен бетермәдеме? Бүген төзелеш базарын әллә нинди материаллар басты, алар авылларга да килеп җитте. Әйбәтме бу, начармы? Балтач районында яшәүче алтын куллы оста Тәбрис Нас­руллин белән әнә шул турыда гәп кордык әле.

- Мин балта осталары нәсе­лен­нән, - дип таныштырды ул үзе бе­лән. - Бабайның энекәше Рәх­мә­тулла абый бик данлыклы оста иде. Әтием Зөфәр дә чын мәгъ­нә­сендә алтын куллы. Тоткан әйбер­не җи­генә җиткермичә, эшләп бетермичә туктый белмәде. Мине дә яшьтән үзе белгән бөтен һө­нәрләргә өй­рәтте. Гомер буе балта остасы булып эшләмәсәм дә, тормышта ул күнекмәләрнең һәр­кайсының ки­рәге чыкты. Мактану булып кабул ителмәсен, шөкер, кирәкле бөтен нәрсәне дә үзем эшлим. Кирәк булса, тегәм дә, бер эштән дә курыкмыйм - әти "мәк­тәбе" бу. Кушсалар, самолет та ясый алыр идем, дип шаяртам мин.


- Бүген чын балта осталары калмады, беркем дә бура бурап йорт төземи, барысын да әзер материалдан гына диләр.


- Дөресе шулай, хәзер бура бурап, өй салу дигән әйбердән чит­ләште халык. Урманга барып, агач сайлау, кисү дигәнне дә оныттык. Элек бит балта осталары өй салырга дип агачның ныгын, иң яхшысын сайлаган. Үсеп утырган агачка балта түтәсе белән сугып карап сайлаганнар. Таза, нык агач дыңгырдап торган. Хәзер безнең якларда андый агачлар калмады да инде, гайрәтле тавыш чыксын өчен агач үсеп туйган булырга тиеш. Мари, Киров якларында бар әле ул. Безгә төзелеш өчен кирәк­ле бөтен агач материалы шул яктан кайта да инде. Игътибар ит­сәгез, соңгы елларда агачтан - борыстан өй күтә­рүчеләр арта бара. Тик борыс инде ул йомры агач түгел, агачның үзәге генә, ә иң ныклы, чыдам өлеше керми кала. Эчле-тышлы төрәләр, тышлыйлар - салкын булмый ул, әмма агач йортка берсе дә җитми. 1982 елда, армиядән кайткач, әти: "Әгәр монда, авылда калырга теләсәң, бу өй белән генә булмый, яңаны салабыз", - диде. Калам, дидем. Салдык без ул өйне. Бүген дә йомры агачтан салынган шул өйдә яшим. Үзем күпме кешенең стеналарын заманча материаллар белән матурласам да, үз йортыма пластик кертмәдем, тәрәзәләр дә агач минем. Һавасы ук бөтенләй башка. Мин күп еллар шофер булып эш­ләдем, шулай килеп чыкты, соңгы елларда төзелеш бри­гадасына кушылып киттем. Нәр­сә кирәк, нәрсә кушалар - барысын да эшлибез. Эт оясыннан башлап, сигезәр метр биеклектәге, утыз-сиксән метр озынлыктагы абзарлар, складлар, өйләр... Идән-түшәм, түбә, капиталь ремонт... Без инде бер-бере­безне күз карашыннан аңларга өйрәнгән, син моны, мин шуны эшлим диясе, эш бүле­шәсе юк. Һәркем белеп эшли. Мате­риалның да төрлесе белән эш­ләргә, ко­ралның да әти-ба­бай­лар заманыннан калган балта-чүкеч ишесен дә, заманчасын да кулланырга туры килә.


- Заманча дигәннән, соңгы елларда халык бөтен нәрсәгә - капка-коймага да, өй тышларга да, түбәгә дә профнастил куллана башлады.


- Элек бит безнең якта бөте­несен тактадан эшлиләр дә, сарыга буяп куялар иде. Сары төсне кояш бик алмый дисәк тә, соңгы елларда буяуның сыйфаты начарланды. Ә профнастил эшләргә дә уңайлы, җиңел дә, тиз дә. Түбәлә­ре­нә черепица ябучылар да бар. Тик бездәге черепица ул чын, ныклы материал түгел, шул ук үз­гәртелгән калай гына, чыдамлылыгы да юк.


- Һәр өлеш: стена, идән, тү­шәм өчен иң чыдам, иң кулай материал дип кайсысын әйтә аласыз?


- Стенага, төгәлрәге, йорт салу өчен чыршы, нарат, идән өчен нарат, мунча өчен, тәрәзә кәрниз­ләре өчен гомер-гомергә иң йомшак, иң шома, иң хуш исле агач дип юкәне кулланганнар. Хәзер инде, әйткә­немчә, күбесен "вагон­ка"лар, профнастиллар алыштырып бетерде, шуңа күрә бик-бик сирәкләр генә сайлана. Фундаментны, нигезне дә һәркем үзенчә төрләндерә, хәлен­нән килгәннәр махсус блоклар сатып ала, тумбочкалар өеп, почмак­ларына ныклык өчен өстәмә бер көрәк биеклеге артыграк казып, "кормушкалар" куеп, "подушкалар" салып ныгыта. Мондый чаралар "җир уйнамасын" өчен кирәк.


- Үз һөнәрегезне балаларыгызга өйрәттегезме?


- Тормыш иптәшем Рәфия белән өч ул үстердек. Шөкер, барысы да эшләп үсте, тормыш алып бару өчен кирәкле барлык эшләр­не дә эшли беләләр, балтасын да тоталар, башкасын да. Һөнәрең, кәсебең булу бик кирәк инде ул. Миңа калса, һәр ир-егет үз хуҗа­лыгында балта остасы булырга тиеш, кәсеп булудан бигрәк ул яшәеш өчен кирәк, мәҗбүрият бит инде. Хатын-кыз ашарга пешергән, кәстрүл-табала­ры көн саен кирәк булган кебек, ир-ат та балтасын, чүкечен еракка алып куя алмый. Бигрәк тә авыл җирендә.

("Ватаным Татарстан", /№ 155, 20.10.2017/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев