Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ипигә бәя нигә арта?

Якынча күпмегә артасы да билгеле – категориясенә карап, 16,5-30 процентка, дип яза РБК. “Контрагентлар яңа бәяне кабул итмәсәләр, компания 1 февральгә кадәрге хакка заказларны 100 процентка үти алмаячак” дип тә белдергән алар. Илнең иң эре икмәк җитештерүчесе ипиләргә бәяләрнең кинәт артачагы турында кисәтте.

Сәбәп юк

Бәя күтәрелүнең сәбәбе үз кыйммәте арту белән бәйле икән, ул 18,4 процентка күтәрелгән. Он һәм бөртеклеләр – 6,5 процентка, ә транспорт, эшчеләргә түләү, электр энергиясе 5,3 процентка арткан, ди. Онның бәясе чит ил валютасына карата сумның төшүе белән бәйле – ашлык биржа товары санала һәм аңа эчке бәя дөнья базары бәясенә карап куела. Росстат исәпләүләре буенча, бер елда ипигә һәм икмәк продуктларына бәя уртача 10 процентка арткан.

Ипигә бәяләр артачагы турында узган елның декабрь аенда ук сүз чыкты. Ул вакытта Авыл хуҗалыгы министрлыгы он җитештерүчеләр бәяне 2,9 процентка арттырырга мөмкин дип фаразлаган иде. Әмма әлегә бәя артуга алар бернинди дә шартлар күрми. Кайбер төр ипинең иң беренче чиратта кирәк булган социаль яктан әһәмиятле продуктлар исемлегенә кертелүен дә истән чыгармаска кирәк. Социаль ипиләрнең бәясе алтмыш көн эчендә кинәт кенә 10 процентка артса, аңа чик куела. Шулай да, аерым очракларда кайбер ассортиментларның бәяләре җитештерүче белән сәүдә үзәкләре арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә дә үзгәрергә мөмкин икән.

Соңгы яңалык белән Икмәк пешерү илкүләм союзы идарәсе дә хәбәрдар. Союз рәисе Сергей Щедрин әйтүенчә, соңгы елларда ипи җитештерүчеләрнең чыгымнары арткан, ә керемнәре чынлап та бик нык кимегән. Әмма ул да бәяне кинәт күтәреп кую өчен шартлар күрми. “Бәяне 30 процентка кыйммәтләтү өчен гыйнварда аның кадәрле берни дә булмады” дигән эксперт.

Бәяне арттырмыйбыз

Татарстанның икмәк пешерүчеләр союзы рәисе Илдар Никифоров исә бездә бәяләр артачагы турында бернинди мәгълүмат та юк, дип белдерде. Шул ук вакытта бөтен нәрсәләргә бәя артканда икмәк заводлары гына арттырмый кала алмас инде, диде ул, алар йә бәяне күтәрә, яки ябылырга мәҗбүр булачак.

Соңгы көннәрдә Казанның 3 нче икмәк пешерү заводы да ябылачак дигән хәбәр таралган иде. Әмма аның бәяләргә бернинди дә катышы юк. Сәбәбе – завод территориясен алып, аны “Күмәч-кондитер комбинаты”на кушарга омтылуда. Завод ябылачагын ишеткән халык дәррәү килеп ипи пешерүчеләрне яклап чыкты һәм Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча завод ябылмый калды. Бүген алар гадәттәгечә көр күңел белән эшлиләр. Заводы тәүлегенә 60 тонна продукт җитештерә. Анда эшләүчеләр саны 1 меңнән артык. Алардан кала әле 300 сатучылары да бар. Декабрь аенда ипи пешерүчеләрнең хезмәт хакын 10 процентка күтәргәннәр.

 
 
 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев