Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Интернетта Хәния Фәрхинең гаиләсендәге вакыйгага бәйле ВИДЕО пәйда булды - Шәһри Казан

2016 елның җәендә Хәния Фәрхинең кызы Алсу 18 яшендә кияүгә чыккан иде. Егет белән кәләшнең бик иртә өйләнешүләренә күпләр шаккатып, әти-әнисе аларның теләгенә каршы төшмәдеме икән, диючеләр дә булды. Аларга Хәния: «Мәхәббәткә ничек каршы торасың инде?!» - дип җавап биргән иде.

Җырчы кызын кияүгә биргәндә бер яктан көенсә, икенче яктан бик сөенде. Чөнки аның кечкенәсе туган ягына - Тәтешлегә килен булып төште. Туган якка ешрак кайту өчен сәбәпләр артып тора, дигән иде ул.

Уфада куйган соңгы концерт программасында Хәния Фәрхи сәхнәдән кечкенә кызы Алсуга багышланган шигырь укып, бөтен тамашачыны елаткан иде. Шигырдә сүз кызын кияүгә биргән әни турында бара: әни кеше баласына үз киңәшләрен бирде. Иренә карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк икәнен сөйләде, каенатасына - әти, каенанасына - әни дип дәшәргә, аларга җылы сүзен җәлләмәскә кушты.

Алсу белән Руслан бүгенге көндә Уфада яши. Икесе дә университетта белем ала. Аннан тыш, Алсу визажист булып та эшли.

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев