Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Инсульт булгач, хатыным сөяркәмнән барып алды...»

«Хатыным белән бик яшьли өйләнештек. Бер-бер артлы кызыбыз һәм улыбыз туды. Авырлыкларны бергә үткәрдек, шатлыкларыбыз уртак иде. Картәти булган елда икенче хатын-кыз белән очраша башладым. Юк, мин үземне моңа кадәр дә идеаль ир дип атый алмый идем.

Эчеп кайткан чаклар да булды, башка хатын-кызлар белән дә очрашулар... Ә менә бу юлы бөтен тормышым үзгәрде.

Кыен булса да язам инде, соңгы елларда мин үземне бер карт итеп тоя башлаган идем. Ә үземнән 15 яшькә яшь булган бу хатын минем өчен яңа сулыш булды. Спорт залына язылдым, дөрес туклана башладым. Аңа туры килергә тырыштым. Нәтиҗәдә, чыннан да, күзгә күренеп яшәреп киттем.

Кызым белән бөтенләй аралашмый башладык. Улым мине күргән саен: "Әти, син бөтенләй акылдан яздыңмы әллә?" , - дип кычкыра иде. Туганнар, дуслар - барысы да элекке хатыным яклы булды. Ә мин бернәрсәгә дә игътибар итмичә, рәхәт итеп яшәвемне дәвам иттем. Берничә тапкыр диңгезгә дә барып кайттык, шифаханәләрдә дә ял иттек.

Коронавирус инфекциясе тарала башлагач, эшем бармый башлады. Әле тегеләй, әле болай эшләп карадым - нәтиҗә юк. Билгеле, бу безнең кесәгә дә ару гына сукты. Өйдә дә гауга ешайды. Яшь хатыным мине еш кына акча эшләмәгәнлектә битәрләде. Мин эшсез булганлыктан, аңа күбрәк эшләргә туры килде.

Әлеге борчылулар эзсез үтмәде, миңа инсульт булды. Яшь хатыным мине 2 ай тәрбияләгәннән соң, улыма шалтыратып, мине килеп алуларын сораган. Янәсе, ул көн-төн эштә, ә миңа тәрбия кирәк. Улым мине алырга килмәде... Элекке хатыным үзе янына алып кайтты. Хатыным табиб кушканнарны җиренә җиткереп үтәргә тырышты. Даруларны да сәгатькә карап эчерә иде. Ул мине бик нык тәрбияләде, әмма якынаймады... Ничек кенә кайтарырга тырышсам да, аралашу минем авыру турындагы сөйләшүдән узмады...

Берникадәр вакыттан мин аякка бастым. Хатыныма йөк булып яшәсем килмәгәнлектән, тулай торакка яшәргә чыгып киттем. Бик үкенәм, алдагы картлыгымны уйлыйм. Яшәвемнең мәгънәсе калмады", - дип язган социаль челтәрләрдә бер ир.

Фото: petvesti.ru

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев