Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Инстаграм «үлә»

Инде менә берничә ел Инстаграм үзенең соңгы ноктасына якынлаша. Бу социаль челтәрдә кеше бик күп һәм алар шактый вакытларын аңа сарыф итүгә карамастан, психологлар Инстаграмда утыручыларның игътибары кимү турында сөйли. Хәзер халык биредә күбрәк «скроллинг» (постларны тиз-тиз алыштыру), «серфинг» (бер аккаунттан икенче аккаунтка укымыйча, озакка туктап тормыйча күчеп йөрү) белән шөгыльләнә.

 

Инстаграм социаль челтәре яңарышларны даими кертүе нәтиҗәсендә, трендлар да үзгәреп тора. Элек иртән торуга блогерлар бер-берсенә хәерле иртә тели иде, ашарга утырсалар, ашамлыклары фотосурәтен Инстаграмга куеп, «Ашларыгыз тәмле булсын», дип яза һәм йокларга ятканда да «Тыныч йокы», дип саубуллаша иде. Хәзер алар (чын блогерлар) моның ишегә вакыт әрәм итми. Иң-иңнәре бер-ике ел элек кимендә ике-өч пост чыгарса, хәзер инде сан артыннан кумыйлар, алар өчен «охват» мөһимрәк.
Инстаграм тасмасы да үзгәрде: постларны хронология буенча күрсәтми башладылар. Шуңа да инде күпчелек блогерлар көненә бер пост кына куя. Алар буш, мәгълүматсыз түгел, ә киресенчә, файдалы материал белән шыплап тулган постлар. Игътибарлы укучы лайк сорау трендын да сизеп алгандыр. Бу тренд нәкъ менә постларны хронология буенча куймаганга барлыкка килде. Лайк, комментарийлары күп булган постлар лентада беренче булып күрсәтелә, шуңа күрә блогерлар һәр лайк өчен сугышырга әзер. Күп укучыларга лайк сораучы блогерлар ошамый, укып барсалар да, алардан күп кызыклы-кирәкле әйберләр белсәләр дә, лайк куймый гына танышалар. Ләкин моның икенче ягы бар: лайк куймасаң, Инстаграм сиңа бу аккаунт кызык түгел икән дип уйлап, бу блогерны сиңа күрсәтми башлавы да ихтимал. Шуңа күрә, телисеңме-теләмисеңме, Инстаграм кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Миннән сиңа киңәш: саран булма, язылгансың икән, укып барасың икән – лайк куй. Бөек кешеләрдән кемдер: «Якыннарыңа лайк куй, алар да сиңа лайкларын жәлләмәс», – дип әйткән бит. Ә бөек кеше юк-бар сөйләп йөрмәс. (Андый сүз әйтүче булмаган, әлбәттә, шулай да...)
Инстаграм башта матур фотосурәтләр белән бүлешү ысулы буларак уйлап табыла. Шуңа күрә элек фотосурәтләр гел бер фильтр белән эшкәртелгән, әкияттәге кебек тылсымлы кадрлар белән тулы иде. Хәзерге тренд тормышчанлыкка таба юл тота, әкияти кадрлар әлегә очраса да, күпчелек блогерлар фотоларын ничек бар, шулай куярга тырышалар. Бу тренд кешеләргә якынрак булу теләге белән аңлатыла. «Миңа охшаган икән, аның йөзендә дә бетчәләр бар», «Бала тапкач, икенче көнне үк эч бетми икән», – дип уйлый, үзе белән чагыштыра блогер укучылары.
Ләкин фотоларда чынлык калкып чыкса да, текстлар «төче» кала, чын хис, шул минутта кичергән уй-хыяллар юк диярлек. Һәр блогер контент-планны (алдан уйлап табылган темаларны) кулланып эш итә. Чөнки, инде әйтеп киткәнемчә, постлар файдалы булырга тиеш, аларны алдан уйлап куймасаң, кирәк вакытта искә төшермәскә мөмкинсең.
Блогерларның үзенчәлеге югала башлады, текстлар гел бер тирәдә: ничек ябыгырга, биш яраткан кином-китабым, лайфхаклар (тормышта җиңел кулланыла торган киңәшләр), кызык-мызык видеолар (идеяләрен бер-берсеннән урлый-урлый төшерәләр), рецептлар һ.б. Ун мең язылучысы булган аккаунтка керсәң, «мин инде моны кайдадыр күргән идем» дигән «дежавю» уйлар килә башлый. Берсе конкурс-бәйге үткәрсә, икенчесе марафон башлап җибәргән. Үзенә генә хас әйбер юк: йөзләр төрле, әмма сүзләре, эчтәлеге «тапталган» тема.
Инстаграмда утыручылар арасында үз битләрендә бер фото да куймыйча, укып-карап кына ятучылар да бик күп. Үз тормышын кешегә күрсәтергә ярамый дип уйлыймы (имеш, «бәхет тынлык ярата»), кешеләргә кызык булмас диме – монысы инде билгесез.
Кемдер бөтенләй фейк – ялган битләр ачып, шпион булып экс-ирләрен, аларның яңа хатын-кызларын социаль челтәрдә табып, дус кызлары белән аларны «чәйнәп», тәм таба. Менә шундый ул Инстаграм: бар мәгълүматны язып, фотосурәтен халыкка үзебез чыгарып салабыз бит. Безнең инстабит аша кайда-ничә сум эшләвебезне, ничек ял итүебез, дус-туганнарыбыз турында бик җиңел генә белеп була.
Оныта язганмын: Инстаграмда секс турында ачыктан-ачык язарга ярамый (анорексия, үз-үзеңә кул салу кебек темаларга бик күптәннән табу инде).
Әлеге мәйданны бизнес кешеләре биләп алу да Инстаграмны яхшы яктан бизәми. Кая карама реклама, һәр тишектән нидер саталар, тәкъдим итәләр. Сез дә туйдыгызмы рекламадан? Кеше, үзе дә сизмәстән, рекламалы постларны тизрәк узып китә, текстларын укып та тормый. Шуны аңлап, маркетологлар «сукыр реклама» («рекламная слепота») дигән термин керттеләр, шуңа күрә хәзер натив рекламага басым ясыйлар. Натив рекламаны ясау күпкә авыррак, чөнки күп көч сарыф итүне сорый. Ләкин тырышмасаң, бу эштә син «лузер» (җиңелгән) кеше буласың.
2019 елның трендлары турында да әйтеп китмичә булмый. IGTV – Инстаграмның яңа телевидениесе киләсе елда чәчәк атачак, шуңа күрә хәзердән үк ун минутлык видеолар төшерә башласагыз була. Тасманың үзендә текстлар кыскарачак, фото-видеолар шулай ук тормышчан булыр, видео исә тасмада ешрак күренер, дигән фараз бар. Файдалы мәгълүматны кыска, кызык, үзенчәлекле итеп бирә алган блогерларның язылучылары саны артачак. Димәк, бүгеннән үк эшкә тотыныгыз: татарча да, русча да хатасыз, кызыклы һәм кыска текстлар язарга өйрәнегез. Туры эфирлар, сторизларны караучылар арту сәбәпле, аларны да контент-план буенча төшерә башлаячаклар, апагыз әйтте, диярсез!

 

Ләйлә Лерон

 

Чыганак: http://idel-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев