Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Инспекторга килешми

ЮХИДИ хезмәткәрләренә тәмәке тартуны, машина йөртүчеләр белән дорфа сөйләшүне тыярга кирәк. Россия Эчке эшләр ми­нис­трлыгының халык­ның юл кагыйдәләрен үтәвенә кү­зәтчелек буенча админис­тратив регламентына шун­дый төзәтмә әзер­лән­гән.

"Машина йөртүчеләр бе­лән аралашканда, ЮХИДИ хезмәткәре ягымлы, төгәл булырга, әңгәмәдәшенә "сез" дип эндәшергә, үз таләпләре белән кисәтүләрен аерма­чык аңлашырлык итеп җит­керә белергә тиеш", - диелә документта. Шуңа өстәп әле ул "җенес, яшь, раса, милләт, тел, социаль, милек яки гаилә хәле, сәяси яки дини карашлар буенча кешене дис­к­ри­минацияләү"дән дә сакла­ныр­га тиеш. "Әгәр машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәрен закон бозуга өндәсә, мисал өчен, ришвәт бирсә, инспектор бу хакта җитәк­челеккә хә­бәр итәргә тиеш", - диелә шул ук документта.


Регламентка әзерләнгән үзгәрешләрнең бер өлеше машина йөртүчеләрне алкогольле эчемлек эчү яки наркотик куллануга тикшерү мәсь­­­әләсенә кагыла. Яңа ка­гыйдәләр нигезендә, табиб­лар "тимер ат" хуҗасы хәмер белән наркотик матдәләр кулланмаган дип нәтиҗә ясаса, ЮХИДИ инспекторы аны медицина оешмасыннан машинасы янына кадәр илтеп куярга тиеш булачак. Документта шулай ук, кич белән инспекторның кулындагы жезлда яктырткыч элементлар да булырга тиеш, диелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре хәзер машиналарны постта тормаган вакытта да туктата алачак. Мәгъ­лүм булганча, әле­ге административ регламент бы­елның апрелендә үк га­мәлгә керергә тиеш иде. Тик Эчке эшләр министрлыгы аңа тө­зәтмәләр кертергә ки­рәк­ле­ген искәртеп, бу эшне кичектереп торды. Әлеге до­ку­ментның кайчан гамәлгә ке­рүе аны башка федераль органнар белән килештерү эшенең күпмегә сузылуына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев