Саба дулкыннары

Ингушетия башлыгы Путиннан вакытыннан алда отставкага китүе турында үтенгән (ВИДЕО)

Ингушетия Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров отставкага китү нияте турында белдергән. «Мин РФ Президенты Владимир Владимирович Путинга республика башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату үтенече белән мөрәҗәгать итәргә карар иттем", - диелә Республика милли телевидениесендә күрсәтелгән мөрәҗәгатьтә.

"Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, Евкуров Ингушетияне 2008 елдан бирле җитәкли. 2013 елның 8 сентябрендә республика башлыгы итеп икенче срокка, ә 2018 елның 9 сентябрендә — өченче срокка сайланган иде.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 11 июнендә Евкуров Россия Хәрби-Диңгез Флоты өчен төзелгән 21631 «Ингушетия» проектының Яшел Үзән кече ракета кораблендә суга төшерү тантанасында да катнашты.
 
 

 
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: