Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алимент таптырганы өчен хатынын үтереп, җир белән тигезләгән

Республикада июль башында югалган 6 бала анасы, 46 яшьлек Оксана Волкова гәүдәсен тапканнар. Аны элекке ире буып үтергән. Русия Тикшерү комитетының БР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, хатын элекке иреннән алимент таптырган, нәтиҗәдә алар бик каты сүзгә килгән.

Бу хәл Бөре районы авылларының берсендә була. Югалган хатынның абыйсы полициягә мөрәҗәгать итә. Сеңлесе өеннән чыгып китә һәм югала, аны  берсеннән-берсе бәләкәй  4 баласы көткән. Хатын Уфага дәваханәгә юл тоткан, ләкин анда барып җитмәгән. Мәрхүмнең җәсәден Бөре-Уфа трассасыннан ерак түгел басуда тапканнар. Оксананы 18 көн эзләгәннәр.
“Элекке хатыны Уфага җыенганын белгәч, ир аның артыннан китә, автобус тукталышына  таба барган юлда куып баса һәм агачлар посадкасында буып үтерә. Икенче көнне җинаять урынына тракторында килә  һәм хатыны гәүдәсен  күмеп куя”, - дип хәбәр итәләр БР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә.
Полицейскийлар үтерүче эзенә җинаять урынында калган трактор эзләре буенча чыгалар.
Җинаятьче ара-тирә тракторда эшләштергән. Ул элекке хатынын бертуктаусыз алимент таптырганы һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәм дип янавы  өчен үтерергә карар кылган.
“Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачканнар.

 

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: gtrk.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев