Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ИМЗАҢ НИНДИ, ХОЛКЫҢ ШУНДЫЙ

Фамилия, исем, әтиеңнең исеме, рәсми номер, 3х4 зурлыгындагы фото һәм синең шәхси култамгаң. Әйе, дустым, сүз паспорт турында. 14 яшең тулса, өстәмә җаваплылык барлыкка килә. Тик паспортны дустыңа әйләндерергә дә мөмкин. Беренчедән, паспортка дип төшкән фотоның матур һәм сыйфатлы булуы, икенчедән имзаңның үзенчәлекле булуы кирәк. Имза мәсьәләсенә аеруча иҗади якын...

Фамилия, исем, әтиеңнең исеме, рәсми номер, 3х4 зурлыгындагы фото һәм синең шәхси култамгаң. Әйе, дустым, сүз паспорт турында. 14 яшең тулса, өстәмә җаваплылык барлыкка килә. Тик паспортны дустыңа әйләндерергә дә мөмкин.

Беренчедән, паспортка дип төшкән фотоның матур һәм сыйфатлы булуы, икенчедән имзаңның үзенчәлекле булуы кирәк. Имза мәсьәләсенә аеруча иҗади якын килергә киңәш итәбез - ул синең хакта башкаларга бик күпне сөйли ала…

Бераз гына психология…

Дөньядагы барлык имзаларны да ике төргә бүлеп карап була: ир-ат һәм хатын-кыз култамгалары. Ир кешеләр еш кына басынкы, көчле, вакыты белән хәтта бераз һавалы, ә гүзәл затлар нәфис, нәзакәтле һәм үзенчәлекле култамгалар сайларга тырышалар икән.

Психологлар имзадагы һәр хәреф, һәр билге һәм сызык хуҗасының холкы турында сөйли, ди. Әйтик, имзадагы очлы башлы хәрефләр яки почмаклар кешенең авыр холыклы булуын, бәхәсләшергә яратуын дәлилли. Ә түгәрәк башлы, бер-берсенә йомшак кына керешеп китә торган хәрефләр имза иясенең нечкә күңелле, аралашучан һәм бик ягымлы булуын аңлата. (Димәк, имза куйганда хәрефләрне ничек тә йомшаграк һәм түгәрәгрәк итәргә тырышасы булачак. Әллә киресенчәме?)

Култамганың күләме, хәрефләрнең зурлыгы да мөһим роль уйный икән. Мәсәлән, имзаның озынлыгы - уйлап эшләү күрсәткече. Хәрефләрнең үзара гармониядә һәм симметриядә урнашуы кешенең ышанычлы булуын һәм башкаларда да шушы сыйфатларга өстенлек бирүен ассызыклый икән. Имзадагы хәрефләрнең армия сафларындагы хәрбиләр кебек басып торуы кешенең берьюлы берничә әйбергә игътибар туплый алмавын дәлилли. Ятып торган хәрефләр киң масштабта, системалы рәвештә фикер йөртү сәләтен күрсәтә.Танышыңның култамгасы аңлаешсыз һәм хәрефләр танып укырлык түгелме? Имза белән бәйле тагын бер кызыклы факт бар: хәрефләрнең бер юлга сыймыйча, биешеп йөрүләре кешенең көчле рухлы һәм темпераментлы булуын аңлата.

Еш кына култамгада сызык, түгәрәк, нокта яки башка өстәмә билгеләр күрергә туры килә. Монда да яшерен сер саклана. Имзаның озын сызык белән тәмамлануы әйтеп бетермәгәнлек, нидер яшерү билгесе икән. Соңгы хәрефнең түгәгәрәк яки ярымтүгәрәк рәвешендә сүз башына кайтуы башкарылган эштән һәм тормыштан кәнәгатьсезлекне белдерә. Дулкын сыман сызыклар кешенең башкалар белән уртак теле таба белүен, аралашу өчен бик кулай булуын исбатлый, ди, галимнәр.


ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

1. Имза уйлап табыр алдыннан исем-фамилияңне яхшылап карап чык. Исемеңнең баш хәрефенә фамилияңнән беренче өч хәрефен кушып, матур имза ясый аласың. Киресенчә дә мөмкин. Кайсы хәрефләрнең беренче булуы - синең ихтыярда.

2. Росчерк, ягъни имза азагындагы сызык, түгәрәк эченә алынган хәреф яки башка берәр өстәмә билге турында онытма.

3. Өченче һәм иң мөһим киңәш. Паспортка култамгаңны төшергәнче, аны кәгазь битенә кат-кат куеп кара. Чөнки, барлык рәсми документларда соңыннан нәкъ менә паспорттагыча кул куярга туры киләчәк!

Айгөл Абдрахманова

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев