Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илсөянең Казан концертын ошатмыйча кайтып киткәннәр: “Кеше талап йөрмә!”

Илсөя Бәдретдинованың Казанда узган концертын азагына кадәр карап бетермичә ташлап чыгып киткән бер ханым җырчыга ризасызлык белдереп хат юллаган. Бу хакта җырчы үзенең инстаграм битендә хәбәр итте.

Илсөя концертың чүп, ташлап киттем. Без синең бәрәңгеләреңне, ястыкларыңны тыңларга бармадык, җырларга кирәк. Сөйлисең килсә площадь свободыга бар. Кеше талап акча эшләп йөрмә. Башка җырчылардан эшләргә өйрән”, дип язган аңа Гөлнур исемле ханым.

Илсөя аны хәтерләп калган булып чыкты. “Казан концертыннан соң килгән тәмле фикерләрнең берсе. Кеше талап йөрмә, дигәнен генә аңлап бетермәдем. Беренче рәттә нәкъ каршымда утырганыгызны хәтерлим… Кәефегез баштан ук юк иде бугай сезнең. Сәхнәдә минем шпаргалкаларны актарганыгызны күрү белән аңладык. Ә үзегез бик матур ханым!”, дип җавап кайтарган Илсөя .

 


Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев