Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илсөягә нинди ир кирәк? - Шәһри Казан

Путин кебегедер инде. Шулай дип җырлый бит.

Илсөя Бәдретдиновадан шәхси томышындагы үзгәрешләр турында сораганнар.


- Бернинди дә үзгәреш юк. Дөресен генә әйткәндә, минем аңа вакытым да юк. Менә иртәгә кунак буларак туйга барасы, әмма күлмәк алырга да вакыт юк. Кемгә кирәк елына ким дигәндә 180 көн өйгә кайтып кермәгән хатын? Ул кеше: "Булды, туктыйсың, үзем ашатам", - дияргә тиеш, я инде минем графикка түзәргә тиеш...
- Идеалыгызны ничек күз алдына китерәсез?
- Бик көчле, миннән дә көчлерәк кеше булырга тиеш. Күз карашы белән кадаклап куя торган кеше. Ə аның өчен мин ул кешене хөрмәт итәргә тиеш. Мине кыйнап тота торган, дигән түгел, мин андыйны бөтенләй аңламыйм. Берәр нәрсә сизәм икән, икенче көнне үк барлык нәрсәгә дә нокта куелачак.
Авторитет булып, мине тотып тора торган кеше булырга тиеш. Шул, - дигән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев