Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илсөя Бәдретдиновага концертында елан бүләк иткән ир-егет: «Илсөя — бик матур хатын-кыз»

Илсөя Бәдретдинова Шәледә булган концертыннан үзе генә түгел, ә тамашачылар да нык тәэсир алды. Җырчыга, сәхнәгә чыгып, елан бүләк иттеләр! Елан сынын бүләк итүче егет - Илсөянең дусты. Һәм ул әлеге бүләкне юкка гына сайламаган. Алмаз Илсөягә гашыйкмы? Бу сорауны Алмазның үзенә бирдек.

- Алмаз, Илсөягә, концерт вакытында сәхнәгә чыгып, еланны син бүләк иттеңме?

- Әйе, мин. Мин үзем концерт алып баручысы булып эшлим. Шуңа күрә аның Казандагы концертларына, вакытымны туры китереп, бара алганым юк. Ял көнем булгач, Шәлегә барып карарга булдым. Алдан шалтыратып кисәтеп куйдым, Илсөя, урыннан бар, кил, диде. Әле концерттан соң өенә алып кайтып куярга кирәк иде үзен.

- Концерттан соң өенә алып кайтып куйдыңмы?

- Алып кайтып куйдым.

- Мондый бүләкне кайдан эзләп таптың?

- Бүләкне, концертка барганда, заправкадан алырга туры килде. Татлы хөрмәләр дә алдым. Карыйм: сувенирлар да саталар. Бер фәрештә кызы һәм шул елан сыны бар иде.

- Нигә еланны сайлап алдың?

- Илсөягә фәрештә бүләк итеп булмый бит инде, ул аңа туры килми. Ул үзе дә мондый бүләкне аңламас иде. Илсөя - хатын-кыз, аның төрле вакыты була. Кайвакыт, авыр сүзләр әйтеп, рәнҗетүчеләр дә бар үзен. Менә шундый вакытта югалып калмасын, елан сыман җавабын кайтара белсен. Елан сыны аңа көч-куәт биреп торыр. Аннары фәрештә бүләк итсәм, моңа беркемнең дә исе китмәс иде, сүзе булмас иде, ә еланны күргәч, бөтенесе дә «ах» итте.

- Мондый бүләккә нинди реакция булды?

- Беренче чиратта, мин, сәхнә кешесе булсам да, үзем югалып калдым. Илсөя бүләкне ачып карар дип уйламаган идем. Бүләкне дә, сәхнәгә менмичә, астан гына бирергә теләгән идем. Ләкин Илсөя мине үзе чакырып чыгарды, аның энергетикасы көчле, ә минем бүләкне бирәсем бик килгән иде. Гомумән, бер артистның концертында икенче артистның чыгыш ясап йөрүен яратмыйм, әмма миңа ул көнне шигырь сөйләргә туры килде.

- Сез Илсөя белән ничек таныш һәм кайчаннан бирле дуслар?

- Илфак абый Шиһапов «Ахырзаман» юмор театрын оештырды, мине, синең урының сәхнәдә булырга тиеш, дип, әлеге коллективка чакырды. Безнең гастрольләр вакытында Илсөя Бәдретдинова да чыгыш ясый иде. Менә шулай таныштык. Әле дә аралашып торабыз. Мин аңа, сөйләшәсем килгәндә дә, киңәш кирәк булганда да, шалтыратам, язам. Кием сатып алганда, аңа фотоларны җибәрәм. Илсөянең зәвыгы яхшы, ул минем образымны, мәсәлән, шарф белән, тулыландыра ала.

- Алмаз, бәлки, син Илсөя гашыйктыр?

- Мин Илсөягә хатын-кызга гашыйк булган сыман гашыйк түгел. Аның иҗатына, образына һәм кешегә буларак гашыйк. Илсөя - бик матур хатын-кыз. Концертына мин үземнең сөйгән кызым белән барган идем.


http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев