Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илсөя Бәдретдинова үзендә чир тапкан

Эстрадабызның бердәнбер «атказанмаган» популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова телевизорда бер кызыклы тапшыруга юлыккан.

Биредә сакаллы табиб шизофрения авыруының симптомнары белән таныштырган. Әлеге исемлектә иң беренче урында эт, яки мәче, ягъни хайваннар белән сөйләшү тора икән. Менә сиңа кирәк булса! Илсөя Бәдретдинова да әлеге үзенчәлекне үзендә тапкан, күрәсең. «Дальшесын тыңламадым хәттә... Булды инде бу...» – дип яза артист үзенең Инстаграм тасмасында.

Бер дә аптырарлык сәбәп юк, хайваннар белән сөйләшмәгән кешене табарга кирәк әле. Илсөядә генә түгел, иҗатташ дуслары Айгөл Бариева, Илшат Вәлиевтә дә бар икән ул чир. Соңгысы исә, «Сөйләшү генәме... Киңәшләшәбез», – дип комментарий калдырган.

Я, тагын кайсыгызда бар Илсөянең чире?

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев