Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Африка егете татар кызына өйләнгән

Әлеге дә баягы Инстаграмны ачсам – яңалык! Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөргән Африка егете Оливер Мбвебве 24 яшьлек Камилә исемле татар кызына өйләнгән.

Хәтерләсәгез, Африка егете Оливер Мукенди моннан берничә ел элек татарча теттереп "Эх, алмагачлары!" татар халык җырын башкарып танылган иде. Аннан соң ул бер ара Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөрде, шактый дан казанды.

Туган телендә җырлау түгел, сөйләшә дә белмәгән татарларга бу егеттән үрнәк алсалар, бер дә начар булмас, дип язган идек ул вакытта.
 
Инде менә егетебез башлы-күзле булып куйган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Оливерның кәләше - татар кызы. Аның исеме Камилә.
 
 "Мин аның карашын өзелеп яраттым, чөнки ул миңа гына саф сөюе белән карый иде. Яратам сине, сөйгәнем Камилә!" - дип бәхете белән уртаклаша Оливер.
 
 

 
 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев