Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илсөя Бәдретдинова әтисе самогонында салкын тиюне дәвалау серен сөйли [фото]

Бу салкын көннәрдә чәчәкләр арасында фотога төшеп йөрү килешмәгәнме, җырчы Илсөя Бәдретдинова чирләп киткән. Инстаграмдагы битендә "температура…." дип язып, җанатарлары белән балачак хатирәләре һәм салкын тигәннән тиз генә терелү серләре белән уртаклашты.


"Әни эмаль чиләккә күп итеп мәтрүшкә,каен яфрагы,нарат күркәсе кебек үләннәр салып ,газ өстендә су белән кайнатып ала да…идәнгә чиләкне куеп, шуның янына мине утыртып,чиләк белән икебезнең өстән юрган ябып, бер таяк белән бутап утырырга һәм тирәәән итеп суларга куша иде. Ә үзе тышкы яклап сөйләштереп утыра. Килде-китте сорау бирә дә….шаркылдап көлә үзе… Мин җавап бирәм, ә әни ишетмәмешкә салыша… Юри…мин тирән итеп сулап, кычкырып җавап бирсен өчен. Күпмедер чиләк кочаклап утыргач, тирләп-пешеп юрган астыннан килеп чыгасын…Аннан әни,әтинең самогонында носкиларымны чылата да, өстеннән пакет, ә анын өстеннән кәҗә йоныннан бәйләгән тагын бер носки кидерә. Борын астына «звездочка» сылый… бер чашка мәтрүшкәле чәй.. и всееееее… Авыыр сырган юрган астына түшәккә чумып, ястыкка батып йокыга китәсен! Иртәнгә берни калмаган була!", - дип яза ул.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев