Реклама
Күпләр, Илфак Шиһапов үлгәч, бөтен җырлары Илсөягә калыр дип уйлады. Ләкин, кызганычка каршы диикме, алай түгел.
"Сәхнәдән кыйнап төшерсеннәр, башымны киссеннәр - барыбер Илфак җырларын җырлаячакмын, - дигән Илсөя Акчарлакка. - Аларга минем дә өлешем кергән: иртәнге 5кә кадәр яза идек. Быелгы концертымда Илфакның үләр алдыннан язган, ләкин язылып бетмәгән бер куплетлы җырын җырлаячакмын. Беренче мәлдә бик еш төшкә керде. Бергә яшәгәндә Илфак: "Әгәр дә мин үлеп китеп, бик авыр минутың булса, каберемә килерсең, чыгып ярдәм итәрмен" дия иде, - дип сөйләгән җырчы.
---
Матбугат.ру
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз