Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илсөя Бәдретдинова "Матбугат.ру" хәбәрчесе белән әңгәмәсендә коронавирус белән көрәшүне колорадога каршы көрәш белән чагыштырды

Коронавирус тормышның барлык өлкәләренә дә йогынты ясады. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) аны пандемия буларак бәяләде. Татарстанда кибет киштәләре бушый, концертлар кичектерелә, уку йортлары ябыла. Безнең өчен бу ни дигән сүз һәм борчылырга сәбәп бармы?

"Матбугат.ру" хәбәрчесе Илсөя Бәдретдинова белән әлеге темага сөйләшеп алды. Бүгенге хәлләр турында җырчы безгә үз фикерен әйтте. Килешәсезме-килешмисезме - җырчының сүзләрен сезгә түкми-чәчми җиткерәбез:

 - Бер мәктәп карантинда, икенчесе юк. Бер концерт гөрли, икенчесен күчергәннәр. Күпләп җыелмаска диләр үзләре, ә сәүдә үзәкләре тулы халык. Безнең авылда колхоз председателе колорадо коңгызына каршы агуны бөтен бакчага бер үк көнне сибәргә куша иде. Чөнки корт күчеп йөри. Шулай иткәндә тәртип иде, - дип үз кискен фикерен белдерде Илсөя Бәдретдинова.

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев