Реклама
Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы буенча төшереләчәк тулы метражлы нәфис фильмда уйнарга җыена. Кичә ул фильмның "Татаркино" оешмасында үткәрелгән кастингында катнашкан.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
"Кастингтан үтәрмен дип өметләнәм. Шушы фильмда катнашу өчен августка планлаштырылган бөтен концертларымны күчердем", - дигән Илсөя Бәдретдинова.
Илсөя фильда Налимә ролендә уйнарга хыяллана.
Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы 2006 елда "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә махсус призга лаек булган иде. Татарстанда "Мулла"ны өч дәүләт театры - Әтнә, Минзәлә һәм Камал театрлары куйды. Камал театрында авылга кайткан имам Әсфәндияр ролен Эмиль Талипов башкарды, Налимә ролен - Гөлчәчәк Хәмәдинурова. Сюжет нигезендә яшь хәзрәтнең авылда имансызлык һәм агрессия белән очрашуы ята.
---
Матбугат.ру
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз