Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илсөя Бәдретдинова: "Хатын-кыз бала таба, чөнки башка эше юк. И, мескен ире…"

Илсөя Бәдретдинова интернетта мәңгелек булган ир һәм хатын темасына үзенең күзәтүләре-уйланулары белән уртаклашкан. "Килешмәгез. Бу бит минем фикер генә. Бик хөрмәт иткән ир-ат танышларым да бар. Ләкин бу уйланулар да күктән алынмаган", ди җырчы.

1. «Ир-егет кеше эчсә — була торган хәл, хатынының кыланмышларына түзә алмагангадыр. Хатыны карамады, айныта алмады… Начар хатынга эләкте. Ә хатын-кыз эчсә — бетте баш!
2. Ир читкә йөрсә — була торган хәл, хатыны канәгатьләндермидер. Хатын-кыз читкә йөрсә…
3. Ир өйдән чыгып китсә - аптырарлык урын юк, ирләр шундый була инде… Хатын-кыз чыгып китсә — б…
4. Ир алимент түләми… Нуууу… Нишләсен инде…акчасы юктыр… Хатын-кыз баланы ничек тә үстерергә тиеш! Тапмасын иде…
5. Ир эшләми өйдә ята! Нишләтәсең инде… нормальный эше дә юк бит аның. Хатыны эшли.
6. Хатын-кыз бала таба, чөнки башка эше юк. И, мескен ире… Ә тапмаса, кысыр бит ул… Тагын мескен ире!
Ә иң кызыгы - беркем дә, беркайчан да хатын-кызны кызганмый. Ир-ат жәл…
Әле мин бик күп дәвам итә алам. Бу - бары тик минем күзәтү генә. Уйлану… Килешмәгез… Бу бит минем фикер генә…
Чынлап та, бик хөрмәт иткән ир-егет танышларым да бар. Ләкин бу уйланулар да күктән алынмаган!», — дип язган Илсөя Бәдретдинова инстаграмда.
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев